Ул Болгар чорының мәшһүр шагыйре Кол Гали иҗат иткән «Кыйссаи Йосыф» әсәренә багышланган иде.
Кеше, халык һәм җәмгыять тормышы – тарихи үзгәрүчән төшенчәләр. Әмма талантлы каләм белән язылган әдәби әсәрләр, күп вакытлар узса да, искермиләр, тәэсир итү көчен саклыйлар, яшәешкә, тереклеккә яңа тәҗрибә, дәрт өстиләр. «Кыйссаи Йосыф» дөнья мәдәниятенең кыйммәтле ядкаре санала. Лекциянең тематик эчтәлеге шушы фикерләрне раслауга корылган иде.
Хатыйп Миңнегулов – Урта гасыр әдәбиятын бербөтен процесс буларак өйрәнгән, татар дәүләтчелеге белән әдәбиятны тыгыз бәйләнештә тикшергән галим. Аның һәр китабы, мәкаләсе, чыгышы фәнни тирәнлек белән сугарылган. Галим фикеренчә, Болгар – гомумтөрки мәдәниятнең бер үзәге, татар рухи мирасының төп нигезләреннән берсе. Һичшиксез, Болгар дәүләтендә башка шагыйрьләр дә иҗат иткән. Кол Гали дә бер генә әсәр язмаган. Ни кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында күпчелек ядкарьләр юкка чыккан.
Хәзерге фәндә Кол Галинең тормышы хакында мәгълүмат бик аз. Шагыйрьнең туган елы да (1183 ел), үлгән вакыты да (XIII гасырның 30 нчы еллары азагы – 40 нчы еллары башы) шартлы рәвештә генә билгеләнгән. Туган җире дә төрлечә фаразлана. Күпчелек галимнәр Чулман буен шагыйрьнең туган төбәге итеп карыйлар.
Поэманың автор кулы белән язылган нөсхәсе сакланмаган. XIX гасырның 40 нчы елларына кадәр ул халыкта төрле кулъязма күчермәләрдә таралыш алган. Аларда күләм ягыннан да, эчтәлек ягыннан да үзгәрешләр бар. Поэманың беренче басмасы 1839 елда Казан университеты типографиясендә дөнья күрә. Әсәрнең өйрәнелү тарихына тукталып, галим берочтан Җәвад Алмаз, Габдрахман Таһирҗанов, Хисам Мөхәммәтов, Фазыл Фәсиев, Нурмөхәммәт Хисамов, Резидә Ганиева, Азат Ахунов исемнәрен тирән ихтирам белән искә алды; кайберләренә исән чагында абруйлы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтелмәвенә, алай гына да түгел, хәзер исемнәре дә телгә алынмавына ачыну хисләрен сиздерде.
Хатыйп Миңнегулов, Борынгы һәм Урта гасыр әдәби истәлекләре белән эш иткәндә, түбәндәге бер мөһим хакыйкатьне истә тотарга кирәк дип исәпли: әсәрләрдә сюжет яңалыгы хәлиткеч роль уйнамый. Монда таныш материаллар нигезендә нинди уй-кичерешләрне гәүдәләндерү мөһим. «Кыйссаи Йосыф» әсәренең сюжеты, аның үзәгендә торган Йосыф образы тамырлары белән Якын Көнчыгышта яшәгән бик күп халыкларның мифологиясенә, фольклорына, изге китапларына барып тоташа. Әлеге чыганаклар аша бөтен дөньяга таралып, күп санда әдәбият, сәнгать әсәрләре тууга этәргеч ясый. Фарсы, госманлы, таҗик, үзбәк, Ауропа һәм күп кенә татар язучылары Йосыф–Зөләйха сюжеты нигезендә яңа әсәрләр тудырганнар. Ә Кол Гали төрки әдипләрдән беренче булып шушы сюжетка мөрәҗәгать иткән. Әсәренә нигез итеп, Коръәндәге «Йосыф» сүрәсен алган, аерым вакыйга-күренешләрне тасвирлаганда Фирдәүси, Әнсари әсәрләреннән файдаланган.
Автор Йосыф мисалында идеаль кеше образын тудырырга омтыла. Йосыф – «кеше» төшенчәсен ничек аңлауның һәм сәнгати чагылдыруның ачык мисалы. Бу максатка ирешүдә аның мәгълүм пәйгамбәр булуы авторга иҗат мөмкинлеге тудыра. Пәйгамбәр ул – алдан күрүче, тирән фикерләүче, холкына әдәплелек, кешелеклелек, тугрылык, ихласлык кебек сыйфатлар хас булган зат. Аның төп сыйфаты – Аллаһның берлегенә, барлыгына инану, һәр адымын һәм эш-гамәлен илаһият белән яраклаштыру Шул ук вакытта пәйгамбәрләр дә – кеше затыннан. Алар да хаталана. Йосыфның холкына хас үзенчәлек тә шунда: ул хаталарыннан тиешле нәтиҗә ясый, Аллаһтан ихласлык белән гафу үтенә.
Әсәрдә кеше идеалына мөнәсәбәттә күп төрле мөһим мәсьәләләр яңгыраш алган: кеше һәм Аллаһ, хөкемдар һәм халык (хөкемдар акыллы, зирәк булырга, халык белән югары әхлакый кануннар нигезендә идарә итәргә тиеш), ата һәм бала (гаиләдә балаларга тигез мөнәсәбәт кирәк), туганлык (бәхет-бәрәкәт бердәмлектә, татулыкта), мәхәббәт. Идея-проблема ягыннан иң мөһиме – кешене олылау. Кеше – табигатьнең, җирдәге яшәешнең зур байлыгы. Кешеләр бер-беренә игелек кылып яшәргә тиеш. Башка берәүне рәнҗеткәнсең икән, аның авырлыгы үзеңә кайта. Игелекнең әҗере игелек булып, яманлыгы яманлык булып, иртәме-соңмы, барыбер кабатлана. «Кыйссаи Йосыф» менә шундый әхлакый фәлсәфәсе белән дә гасырлар дәвамында гади халык күңеленә көчле тәэсир иткән Хатыйп Миңнегуловның затлы, кыйммәтле әсәр турындагы чыгышы күңелләрне сафландырды. Идея-эстетик байлыгы, фәлсәфи тирәнлеге, рухи тормыштагы роле белән дөнья мәдәниятендә мөхтәрәм урында торган ядкарьләр хакында мондый лекцияләр халыкка бик кирәк. Аларны тыңлагач, тирән әхлакый-рухи тамырларыбыз бар, яңадан яшәрәбез әле, дигән өмет уяна.
Лилия Хөснетдинова, филология фәннәре кандидаты
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез