Газетага язылу

Онлайн тавыш бирү башланды

Казан халкын 2027 елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары өчен актив тавыш бирергә чакыралар.

25 меңгә якын казанлы тавыш бирергә өлгергән инде. Исемлеккә барлыгы 24 территория кергән. Сораштыруда шәһәр халкы 12 июньгә кадәр катнаша ала. Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында уза. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе»дә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, онлайн тавыш бирү узган атнада ук башланып киткән. 2026 елда җәмәгать урыннары өчен традицион тавыш бирү беренче тапкыр «Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез» федераль элемтә платформасында уза. Шулай ук быелдан кагыйдәләр үзгәргән: төп тавыш бирү алдыннан һәр кеше төзекләндерү өчен үз территориясен тәкъдим итә ала. Федераль проект шартлары буенча яраклы барлык урыннар тавыш бирүнең финал исемлегенә эләгә. Тавыш бирүдә республиканың Дәүләт хезмәтләре порталында профильләре булган 14 яшьтән өлкәнрәк барлык халкы катнаша ала.

– Казанда бу – 1 миллионнан артык кеше. Быел волонтерлар аша башка төбәк халкы да тавыш бирә ала, – дип ассызыклады Игорь Куляжев. Ул өстәп әйткәнчә, узган ел үз тавышын 140 мең казанлы биргән. Бу – гомуми санның 12 проценты. Төзекләндерүгә федераль финанслау алу өчен, төбәккә халыкның шәһәр тормышында актив катнашуын исбатларга кирәк. Ә мондый активлыкка таләпләр елдан-ел катгыйлана бара.

– Һәр бирелгән тавыш – формальлек кенә түгел, ә безнең көндәлек тормышыбызны яхшыртуга тагын бер адым. Әйдәгез, паркларыбыз һәм скверларыбыз тагын да уңайлырак, яшелрәк һәм җәлеп итүчәнрәк булсын өчен тырышыйк, тавыш бирик, – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Исегезгә төшерәбез: узган ел халык тавыш бирүендә «Тибриз» скверы җиңүче булды. Аның яңарту концепциясе шәһәр халкына 16 апрельдә иҗтимагый фикер алышуда тәкъдим ителгән иде инде һәм тиздән бу урынны төзекләндерүгә әзерлек башланачак. Ә алдагы елларда тавыш бирүдә лидер булган Серов урамындагы бульвар төзелеше соңгы этабына җиткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре