Авыл тарихында һәр нәсел вәкиле үзенең нинди дә булса эзен калдырган. Ул эзләр буенча бару тормыш китабының битләреннән сибелгән энҗе бөртекләрен эзләүгә тиң. Бүген сүзебез – батыр авылдашыбыз Галиев Йосыфбик Хатыйп улы турында.
Йосыф, Йосыфбик – киң таралган татар исемнәренең берсе. Әлеге исем гарәп теленнән «акыллы, зирәк идарәче» дип тәрҗемә ителә. Йосыфбик Хәерниса, Назыйрә апаларыннан соң өченче бала булып дөньяга килә. Аннан соң иң кече сеңлесе Разыя апа туа. Көектәге башлангыч мәктәпне тәмамлагач, укытучылар аның әтисе Мөхәммәтҗан улы Хатыйп бабайга: «Балагызның укырга теләге көчле – укытыгыз», – дип киңәш бирәләр. 1936 елдан алып 1941 елга кадәр яшь егет унике чакрым ераклыкта урнашкан Әҗмәр авылындагы рус-татар урта мәктәбенә укырга йөри. «Ике авыл арасы – унике чакрым барасы» дигән шаян такмак сүзләрен сызгыра-сызгыра ничә чакрым йөрелгәндер. Әмма колхозда эшче куллар җитмәү сәбәпле, ул унынчы сыйныфны бетергәч, эшкә чыгарга мәҗбүр була.
Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка омтылган Йосыфбик абыйны 1941 елның август аенда уттай кызу урак өстендә сугышка алалар. Куйбышев район хәрби комиссариатыннан алынган егетләргә бәхет елмая: аларны Суслонгер лагерена түгел, ә Владимир шәһәрендәге дүртенче курсантлар командасы карамагына озаталар. Солдат тормышына өйрәнү әллә ни авыр булмагандыр дип уйларга ныклы нигез бар: ул чорда һәр егет ил чикләрен сакларга өйрәтелгән. Армия хезмәте чыныктырып кына калмый, ә киләчәккә юл ача. 1942 елда аларга: «Сталинградка. Дон фронтына», – дигән боерык бирелә. Юлда солдат сугышның дәһшәтен үз күзләре белән күрә. Аларны алтынчы Суворов орденлы Кременчуг-Знаменск һава-десант дивизиясенең икенче аерым һава-десант сапер батальонына билгелиләр. Сталинград сугышы хакында ул үзенең балаларына да, авылда клуб мөдире булып эшләгәндә дә күп сөйләми. Әмма авыл халкы аның: «Сталинградта һәр йорт дивары, подвалы безнең солдатларны саклый торган ныгытма булса, дошман солдатлары өчен тәмугка әверелде», – дигән сүзләрен хәзер дә яхшы хәтерли. Камышин янындагы сугышларда яралангач, дүрт ай дәвамында госпитальдә дәвалана һәм яңадан үзенең хезмәт иткән җиренә кайта. Һава-десант сапер полкында хезмәт итүче егетнең бүләге хакында нәрсә билгеле соң? Балта, пычкы белән дус булуы, кулыннан эш килүе турында командование, күрәсең, алдан белеп торган. «Хәрби хезмәттәге казанышлары өчен» медале белән ул, документтан күренгәнчә, «дошманның төбәп утка тотуына карамастан, кирәк күләмдә батальонны агач материаллары белән тәэмин иткәне өчен» бүләкләнә.
Сапер буларак, көн саен, сәгать саен үлем белән һәр адымда очрашып торырга туры килә. Чиксез кыю һәм тәвәккәл солдат, гвардия ефрейторы, солдатлар арасында югары бәяләнә торган «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Әлеге бүләккә ул 1944 елны Днестр елгасы аркылы ике тәүлек дәвамында ару һәм вакыт белән исәпләшмичә, дошман самолетларының даими рәвештә бомбага тотуына карамастан, паром белән безнең солдатларның кичүләрен тәэмин иткәне өчен лаек була. Хәзерге Румыниянең Тыргу шәһәре янындагы Марош елгасы (Дунайның уң кушылдыгы) буенда канкойгыч бәрелешләрнең берсендә ул үзен батыр разведчик – сапер итеп күрсәтә. «Шквалсыман утка тотуга карамастан, елга ярында урнаштырылган танкка каршы куелган утыз ике минаны зарарсызландырганнан соң, безнең техника һәм гаскәрләр уза алсыннар өчен, дошманның тимер чыбыклы саклау чылбырында биш аралык ясады. Нәтиҗәдә безнең гаскәрләр бернинди югалтуларсыз дошман позицияләренә үтеп керделәр. Иптәш гвардия ефрейторы Галиев әлеге батырлыгы өчен III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүгә лаек дип табылды», – диелгән бүләкләү кәгазендә.
Җиңү көне җитүгә нәкъ ике атна калганда, батыр солдат II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Әлеге батырлыкны ул хәзерге Венгриядәге Нитра елгасы буендагы Жемляры авылы янәшәсендә кыла.
Йосыфбик Хатыйп улы Җиңүне Прагада каршылый. Солдат авылга 1945 елны кайта. Авылда аны сугышка озатып калган, сугыш елларында тыл эшенең авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән Әнисә Абдулла кызы белән гаилә кора. 1946 елны гаиләдә иң олы бала Роза туа, аннары бер-бер артлы уллары Йоныс, Илгиз, Илдус, Фирдүс дөньяга киләләр. Йосыфбик абый 1946–1963 елларда – Авыл Советы рәисе, 1963–1966 елларда – партия оешмасы җитәкчесе, 1963–1974 елларда клуб мөдире булып эшли. 1980 елның 5 августында вафат була, Казанда җирләнелгән.
Әйе, каһарман авылдашларыбызның батырлыгы онытылырга тиеш түгел. Фронтовик авылдашларыбызның нәсел дәвамчылары актив иҗтимагый эшчәнлектән беркайчан да читләшмиләр.
Айдар Казаков, Спас районы Көек авылы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез