Берләшкән Милләтләр Оешмасының (ООН) генераль секретаре Антониу Гутерриш Казанда узачак БРИКС саммитында катнашачак. Бу хакта Владимир Кузнецов хәбәр итте.
"Миңа Казанда булу бик күңелле, ул инде өч атнадан БРИКС илләре саммитын кабул итәчәк, анда чакырылган зат буларак Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерриш та катнашачак", - диде ул "Казан диалоглары" проектын ачуда чыгыш ясаганда (ТАСС буенча цитата).
БРИКС саммиты 22-24 октябрьдә узачак. Берләшмәгә Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. Быел БРИКСта Россия рәислек итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез