Алданган кешеләр турында көн дә ишетеп торабыз анысы. Ике көннең берендә өлкәннәрнең ярык тагарак янында калуы, мошенникларның кырын эшләренә үсмерләрне күпләп җәлеп итә башлавы да яңалык түгел. Әмма вазгыять әллә ни үзгәрми: ишетә торабыз, алдана торабыз.
Соңгы ике елда Россиядә мошенник корбаны булган үсмерләр саны 30 процентка арткан. «Сбербанк»ның идарә рәисе урынбасары Станислав Кузнецов шулай дип белдергән. Мошенниклар үсмерләргә карата нинди генә алдау-йолдау ысуллары кулланмый. Баштарак алар балаларны күбрәк кырын эшләрендә арадашчы буларак файдалана иде. Аннары үсмерләр, теге яки бу сәбәп белән, әти-әнисенең картасыннан мошенникларга акча күчерә башлады. Соңгы арада балаларны куркытып алдыйлар.
Әле кайчан гына Тукай районында мәктәптә укучы кыз баланың мошенникларга 350 мең сум акча (!) күчерүе турында язган идек. Мошенниклар аны әти-әниеңә куркыныч яный, алар җинаять кылган, дип куркыткан. Аларга ярдәм итү өчен, махсус счетка акча күчерергә кирәклеген әйткәннәр. Кыз, аны-моны уйлап тормыйча, өйдә булган бөтен акчаны мошенникларга күчергән. Октябрь башында кырыгалдарлар шул ук юл белән Әлмәттә яшәүче 14 яшьлек малайның башын бутаган иде. Анысы, әти-әнисен коткарам дип, мошенникларга 2,4 миллион сум акча күчергән. Әле бу юлларны язганда да Чистайда 11 яшьлек кызның әнисенең картасыннан мошенникларга 133 мең сум акча күчергәне билгеле булды. Анысы шул рәвешле иптәш кызына ярдәм итмәкче булган.
Мондый очраклардан саклану өчен, ата-ана баласының телефонда нинди уеннар уйнавын, интернет аша нәрсәләр сатып алуын да тикшереп торырга тиеш. Балага шәхси мәгълүматны, карта номерларын чит кешегә әйтергә ярамаганлыгын да искәртеп торырга кирәк.
Сабый акылы кергән өлкәннәргә дә саклык кагыйдәләрен гел кабатлап, кисәтеп торасы. Әле күптән түгел генә Бөгелмәдә яшәүче пенсионер, мошенниклар сүзенә алданып, 2,6 миллион сум акчасыннан колак какты. Баштарак аңа элемтә хезмәте, аннары ФСБ исеменнән шалтыраталар. Пенсионерны Украина кораллы көчләренә ярдәм итүдә гаеплиләр. Бу сүзләрдән коты очып, ул акчасын мошенникларга тапшырган.
КФУның клиник психология кафедрасы һәм шәхес психологиясе институты доценты Илдар Абитов фикеренчә, өлкәннәрне, нигездә, намуслы, бар нәрсәгә җаваплы карап яшәргә өйрәнгән булулары харап итә.
– Өлкән буын вәкилләре төрле көч структураларына, дәүләт органнарына ышанып яшәргә өйрәнгән. Шуңа күрә үзен хокук саклау хезмәткәре яки ФСБ дип таныштырып, җитди җинаять эшен ачуда ярдәм итүен сорап шалтыраткан мошенникка да ике дә уйламыйча ышана алар. Бу очракта алар үзләрен һичшиксез ярдәм итәргә тиеш дип саный, намусы кушканча эшләргә тырыша, – ди белгеч. – Шуңа күрә өлкән кешегә бу хакта гел сөйләп, кисәтеп торырга кирәк. Таныш түгел номердан шалтыратсалар, бөтенләй җавап бирмәскә. Телефонны алган очракта, трубканың теге башында кем генә булса да, «мин сезне аңлап бетермәдем әле, хәзер улымны (оныгымны) чакырам» дигән сылтау белән сүзне икенчегә борырга кирәк.
Сүз уңаеннан, белгечләр, өлкәннәр, балалар арасында мошенниклар тарафыннан алдану очракларын булдырмас өчен, тагын бер киңәшне истә тотарга куша. Моның өчен якын кешегез белән бары тик икегез генә яки сезнең гаилә әгъзалары гына белгән яшерен сүз уйлап табарга кирәк. Мошенник якын кешегез исеменнән ярдәм сорап, яки ул бәлагә тарыган дип шалтыратса, аннан иң элек, безнең теге сүзне әйт әле, дип сорарга кирәк. Җавап бирә алмый икән, димәк, каршыгызда мошенник дигән сүз.
Яңа ел алдыннан мошенниклар ничек алдарга мөмкин?
1. «Яшерен Санта» уены. Билгеле булганча, Яңа ел бәйрәме якынлашкан көннәрдә бу уен аеруча популярлаша. Быел мошенниклар шуннан да файдаланып калмакчы. Соңгы арада россиялеләргә «бу сылтама аша кереп кара әле, сине кемдер Яңа ел белән котлаган» ише хәбәрләр килә башлаган. Анда күрсәтелгән сылтамага бассаң, телефоныңа вирус кереп, кырыгалдарлар синең турындагы бөтен шәхси мәгълүматны кулына төшерәчәк.
2. Танылган маркетплейсларның «игезәкләре». Мошенниклар карап торышка нәкъ без үз итеп өлгергән маркетплейсларны хәтерләткән ялган сайтлар булдырган. Анда товарларны 90 процентка кадәр ташлама белән алырга мөмкин, дип кызыктыралар. Әлеге сайтларда даими рәвештә ялган акцияләр дә уздырыла.
3. Китереп бирү хезмәте. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә китереп бирү хезмәте исеменнән килгән шалтырату-хәбәрләргә дә сак карарга кирәк, ди белгечләр. Соңгы арада мошенниклар «сезнең посылканы китереп җиткереп булмады, системада өзеклекләр бара, шуңа бу хезмәт өчен яңадан түләргә кирәк» дип шалтырата башлаган.
4. Бурыч түләтү. Ел азагы якынлашкан саен мошенниклар фәлән хезмәт өчен бурычыгыз бар, теге яки бу штрафыгыз түләнмәгән дип куркытырга да мөмкин. Алар җибәргән сылтама аша керсәң, ни булачагы көн кебек ачык.
5. Котлау открыткалары, видеолар. Яңа ел алдыннан билгесез номердан килгән котлау открыткалары, видеоларны да ачып карарга ашыкмагыз. Алар да мошенник «күчтәнәче» булырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез