Яңа программа хәзерге вакытта гамәлдә булып килгән акчаны озак сроклы саклау программасы (ПДС) белән бер үк вакытта гамәлгә ашырылачак. Әмма аермасы бар: ПДС кешене акча туплауга кызыксындырып, елына 36 мең сумга кадәр дәүләттән акча өстәлүен күздә тотса, яңа программа буенча хезмәткәрләргә һәм компанияләргә салым ташламалары ясалырга мөмкин.
Эш бирүченең акчаны хезмәткәрнең дәүләтнеке булмаган пенсия фондындагы аерым счетына күчереп баруы көтелә. Шуннан фонд бу акчаларны инфляциядән саклау һәм ишәйтүгә инвестицияләнәчәк. Пенсиягә чыгу яшенә җиткәч, акчаны счеттан алып булачак.
НАПФ президенты билгеләп үткәнчә, Россия Хезмәт һәм социаль яклау, Икътисадый үсеш, Финанс министрлыкларының башлангычы уңай яктан бәяләнгән. Программаны эшләп бетереп киләләр инде. Ул быел быел көзен Хөкүмәткә карауга җибәреләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез