Газетага язылу

Өстән аска карап

Унынчы кат тәрәзәсеннән урамны, тыз-быз чапкан машиналарны, кешеләрне күзәтеп торам.

Баксаң, югарыдан карагач, үзеңне ничектер хуҗа кебек, бөек итеп булмаса да, биектә кебек хис итәсең икән ул. Самолетта очканда да мондый хисләр кичерми идем. Бу, мөгаен, артык биектә булуның күңелдә шом, шик, курку уятуына бәйледер. Чөнки, Алла сакласын, самолетка берәр нәрсә булса, күктә таяныр, тотыныр өчен бер нәрсә дә юк бит. Син – бушлык дөньясында. Күңелнең мондый халәте җәмгыятьнең иң югары баскычларында утыручыларга хас түгел микән, дим. Чөнки югарыдан төшсәң, каты төшәсең бит ул.

 

Мондый куркыныч югарыда утырганнарның барысына да яный дип өздереп әйтәсе килми. Бар аларның олыны – олы, кечене кече итә, үз кул астында эшләгәннәрнең хөрмәт-ихтирамын казанганнары. Бар... Юк, алар турында телемне әрәм итеп җәелеп сөйлисе килми. Шунысын гына әйтә алам: беренчеләре эштән киткәч, халык аларны сагынып искә төшерә, икенчеләре турында: «Аллага шөкер, котылдык», – ди. Иң кызыгы, җитәкчеләр моны үзләре дә белә. Икенчеләрен мин кызганам да әле. Алар таяныр әйбер тапмаган бер бушлыкта кебек.

Халык җитәкчене яратса, бу демократия була икән, дип ишеткәнем бар. Демократия, борынгы грек теленнән тәрҗемә иткәндә, «халык хакимлеге» була. Ягъни мәсәлән, демократик илләрдә гражданнар бердәй сәяси хокукка, иреккә ия булып, җәмгыять белән идарә итүдә катнаша алалар.

 

Димәк, иң әһәмиятле законнар, карарлар халык фикерен, дөресрәге, күпчелекнең фикерен исәпкә алып кабул ителә. Һәм өстәгеләр дә, астагылар да бер үк закон кысасында яши. Их, шундый җәмгыятьне бер күрәсе, шунда яшәп карыйсы иде! Андый тормышны күрү өчен унынчы кат биеклеге генә җитми шул, тагын да өскәрәк үрмәләргә кирәк. Анда – башка орбитада әйләнәсе. Менә шул мине бераз куркыта да инде, башым әйләнеп егылу куркыта.

 

Минем өчен хәтта унынчы кат та биек кебек. Шикләнә-шикләнә тәрәзә яныннан киттем. Лифтка утырып беренче катка төштем дә буфетка кердем. Җыештыручы Рәмзия идәннәрне сөртеп йөри. Безнең гәҗитнең якын дусты ул, шуңа күрә бер-бер сүз алышмыйча калмыйбыз. Мин шыпырт кына җырлап җибәрәм, ул кушыла. Шул ук вакытта берәр җор сүз дә әйтеп куярга ярата. Кичә: «Бер шигырь сөйлимме? – диде дә, сөйлә дигәнне дә көтмичә:

Гитлер кызы чәчен тарый,

Җидедән үрер әле.

Безгә күрсәткән нужаны

Үзе дә күрер әле, – дип куйды.

 

Әнисе Рәбигадан отып калган дүртьюллык икән. Әнисе үзе шигырь дә чыгара торган булган. Рәмзия әйткән куплет та аныкы дип уйладым. Кемнеке булса да, безнең халык илдә-җирдә барган һәр вакыйганы шигъри юлларга, көйгә салып килгән инде.

 

Рәмзиядән: «Зур нәчәлник буласың, югарыда утырасың килмиме?» – дип сорадым. «Юк, җаваплылыгы зур», – диде.

Тормыш баскычларының һәрберсе аерым бер кеше өчен алдан билгеләнеп куелган кебек тоелып китә. Максим Горький язганча, «Рожденный ползать – летать не может», ахрысы. Кызык, мин кайсына карыйм икән?

 

Унынчы кат тәрәзәсеннән карап торып кына югары очып булмасын беләм, шуңа күрә бик җилпенмим. Бит җирдә дә кеше кирәк. Ә җирне яратмаучы кеше бар микән? Кем икәнен хәтерләмим, кайсыдыр бер акыллысы: «Җирне яратмаган кеше үз-үзен алдап яши», – дигән бит әле. Ә минем чынбарлык белән яшисем килә.

 

Иртәгә унынчы кат тәрәзәсеннән тагын дөньяны күзәтеп торырга исәп. Башка берәр җүнле уй килсә, сезгә дә әйтермен, яме!

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре