Газетага язылу
  • Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

«Өтереңә кадәр карап барам»

Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узган көннәрдә күпләр күңелләре белән шул елларга кайта, истәлекләрен барлый. Социаль челтәрләрдә дә бу темага бәйле шаян-моңсу видео-аудио язмалар, хәбәрләр популярлаша. Сыйныфташлар искә төшә, укытучылар берәм-берәм күз алдыннан үтә. Мин дә хатирәләргә бирелдем әле.

...Татар теле һәм әдәбиятыннан безне үз фәнен фанатларча яратучы, бик тә белемле, шул белеменә тәңгәл дәрәҗәдә таләпчән Әминә апа Фазылҗанова укытты. Яңгырап торган көчле тавышлы, үткен күзле Әминә апа 28 баланы да 45 минут буе күз уңыннан ычкындырмый иде. Сөйләшеп утыру, бер-берең белән әйткәләшү-төрткәләшү турында сүз дә була алмый. Кирәксә-кирәкмәсә сораулар да бирми идек кебек. Алай да укытучы апабыз яңа тема аңлатканда, тактага мисаллар яза башласа, дәреслектә үрнәк итеп бирелгән җөмләдәге өтерне үзгәртеп язса, хор белән диярлек кычкырабыз: «Апай, китапта алай язылмаган, өтер анда түгел!» Безгә борылып, күзлеген тәртипләп куя да апабыз: «Китапны аны сезнең шикелле аңгыралар яза», – ди иде. Аптыратып, туйдырып бетергәч шулай дигәндер инде. Бер генә дәрес, бер генә очрак түгел бит бу. Аның бу җөмләсенең асылын еллар үткәч аңладым. Ул елларда әле өтерне куюның (шулай ук башка тыныш билгеләренең дә) катгый кагыйдәләре бар иде. Хәзер инде алар әллә үзгәреп бетте, әллә калмады – тыныш билгеләрен кем ничек тели, шулай куя.

«Бишле»гә укучының язуы мондый булырга тиеш түгел», – дип, малайлар белән берүземне алып калып, Әминә апаның дәфтәр күчерткәне дә истә. Үпкәләмәдем кебек. Дөрестән дә, язуымны матурлатты Әминә апа. Монысы да еллар үткәч, аны сагынып искә алырга бер сәбәп булды. Журналист булып эшли башлап (ул елларда диктофоннар булмады, соңыннан да диктофон кулланырга яратмадым. Шул сәбәпле, ашыгып язарга, төгәлрәге, «ермачларга» туры килә иде), кайчакларда үз язуымны үзем танымаслык итеп яза башлагач: «Моны күрсә, Әминә апа нәрсә дияр иде икән?!» – ди идем.

Әминә апа да безне онытмады. Район редакциясендә берничә ел эшләгәч, күрше авыл урамында очрашкач та: «Язмаларыңны укыйм. Өтереңә кадәр карап барам», – дигән иде. Ул чакта әле хәтер шәп, өтерләр дә дөрес урынга куела, башкасы да. Сүзләрдә дә «автомат» хаталар китми иде. Мәктәптән соң ук университетта да шул белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү файдага гына булды. Анда укыганда Фәһимә апа Хисамиева: «Татар теленнән укыткан укытучыңа рәхмәт әйт. Бик төпле белем биргән», – дигән иде. Әминә апага бу сүзләрне шактый соңарып (соңгы очрашуыбызда) булса да әйтә алдым. И сөенгән иде мәрхүмкәй...

Татар теле укытучыларының да төрлесен күрергә туры килде. Редакциягә язма китергән берсе: «Кайнана»,«кайната» сүзләрен ничек язарга белмәдем, үзең дөресләрсең инде», – дип, «каенана», «каената» дип язган иде. Ул чакта бик аптыраган идем. Хәзер инде үземнең дә шундый икеләнгән чаклар була. Аның бер сәбәбен мин компьютер-ноутбукларда язуга күчүдә күрәм. Элегрәк андый чакларда кулга ручка алып, кәгазьгә язып карый идем. Кул хәтерли иде... Хәзер инде анысы да икеләнә...

Ә бит өтеренә кадәр дөрес итеп язасы килә. Безне шуңа фанатларча өйрәткән укытучыларыбызның рухлары шат булсын өчен генә дә тырышырга кирәк...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре