Өзеп бирү. «ВТ» җиләкчесе «тәмле» бизнесның быелгы хәлләрен белеште

Җиләкчеләрнең урак өсте башланды. Әле Сабан туйларына кадәр үк Чаллы–Казан юлында җиләк сатарга чыгып утыручылар күренде. Җыеп кына өлгер: быел уңыш күп. Ашарга барыбыз да яратсак та, җиләк җыю һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел. Барасы, эзләп табасы, иелеп җыясы бар. Ә алучысы булганда, сатучысы та табыла. Җиләкчеләрдән бәяне ничек куйганнарынсораштык. Җиләк җыеп баеп буламы?

«Җиләк вакытында чирләр дә онытыла»

75 яшьлек Миңнегөл Хәмитова җиләк сату белән 20 елдан артык шөгыльләнә. Мамадыштагы Уразбахты авылында яшәүчеләр үзләрен иң өлгер җиләкче дип йөртә. Үзләре әйтүенчә, иң беренче булып алар җыя башлый.

– Акча юклыктан да сатмыйм, җыю рәхәт. Башка вакытта баш та авырта, кан басымы йә менеп, йә төшеп китә. Җиләк пештеме, барлык авырулар онытыла. Табигать кочагында рәхәтләнеп ял итәм. Җиләк вакыты җиткәч, улым да эшеннән ял алып кайта. Мине кызгана. Җиләккә җәяү йөрмәсен ди инде. Алып бара, алып кайта. Кайчак мине ачуланып та ташлый. Синең ай буе җыйган җиләк акчаңны бер шабашкамда эшлим, ди. Тик тынгысыз йөрәкне берни эшләтеп булмый шул, – ди Миңнегөл апа. – Каен җиләген күп җыйдык инде. Бер литрын 1500 сумга да, 1200 сумга да саттык. Берәмтекләп җыйганны бер дә арзанга сатасы килми. Хәзер җир җиләгенә күчтек. Бер майонез чиләген 500 сумга алалар.

Түбән Яке авылында Сабан туйлары узуга җиләккә төштеләр. Бер барганда ике кешегә 20 литр каен җиләге алып кайтучылар да бар.

Иртән торып чыгып китәбез дә төшке аш вакытына кайтып та җитәбез. Җиләкләрне КазанЧаллы юлына алып чыгып сатабыз. Юлаучылар туктап ял итә торган Сайкичү базарында да җиләк сатучылар күп. Төрле авыллардан киләләр. Андый чакта бәя дә төшеп китә. Шуңа күрә заказга күпләп җыюың хәерлерәк. Чаллыга әллә ничә чиләк алып барып саттык инде. Анда бер литрын 1200 сумнан алалар, – ди Фәүзия Кашапова.

Лилия Корбангалиева узган ел каен җиләге сатып 160 мең сум акча эшләгән. Быел да шактый җыйганнар инде. Улы ярдәм итә икән.

– Без җиләклектән ерак яшәмибез. Җир җиләгекапка төбендә генә дисәң дә була. Ә менә каенныкына еракка барырга кирәк, – ди ул. – Иренмәсәң, бар да була. Малларыбыз да бар. Иртәнсөтне савып тапшырабыз да җиләккә чыгып китәбез. Бакча эшләренә дә вакыт табыла. Җиләк вакыты бер генә вакыт бит ул. Әнә шуңа күрәйокыны да онытып торырга туры килә.

«Авылдашларга җыям»

Балтач районында да җиләкле урыннар күп. Түнтәр авылында яшәүче Энҗе Якупова ел саен үзе генә белгән урыннарга барып җиләк җыя.

– Иң элек гаиләбезгә җитәрлек итеп кышка әзерләп куябыз. Әниемнең бакчасында каен җиләге күп үсә. Алар шуннан гына җыя. Җир җиләген аеруча яратабыз. Сораган кешегә дә җыеп бирәбез. Былтыр 14 литрлы чиләген 1 мең сумга саттым. Башка районнарда яшәүчеләр, арзанга бирәсең икән, диделәр. Шунысына да шөкер итәм. Җиләк вакытында 38 мең сум акча эшләп алу бик рәхәт булды, – ди ул. – Быел җиләк бик күп. Тау битләрендә җир җиләге дә күптән пеште инде. Ә менә каен җиләге якында гына юк. Аны еракка барып җыярга кирәк.

«Бәя арттырырга кулым бармады»

Шәһәр кешесе дә калышмаска тырыша. Казандаяшәүче Лилия Сафинага каен җиләге сатып алыр өчен кыш көне ук языла башлыйлар икән. 20 литр сораучысы да бар, ди ул.

– Мин әллә кая ерак китмим. Казан тирәсендәге районнарга чыгып җиләк җыям. Быел былтыргытөсле түгел, каен җиләге күп. Әмма җыючысы да күп. Баштарак әллә бәяне күтәримме дигән идем, кулым бармады. Ничә еллар миннән генә алган клиентларыма 1 литрлы майонез чиләгендәге җиләкне 1100 сумга бирәм, – ди Лилия. – Каенныкы беткәч, җир җиләгенә күчәм. Хәләл көч белән табылган акчаны тоту да рәхәт аны.

«Елан карап йөргән юк»

Апас районының Югары Балтай авылында да җиләклекләр күп икән. Гөлфия Садыйковасөйләвенчә, 2 сәгать эчендә 3 әр литр җиләк җыеп алганнар.

– Үзебез өчен генә җыючылар без. Эштән бушаган арада урманга менгәләп төшәбез. Үзебез генә белгән урыннар бар. Быел җиләк башка җиргә күчкән. Элек урман эчендә үссә, быел ачык аланны каен җиләге баскан. Әле беркөнне ике урман бете дә ияртеп кайттым. И курыктым инде. Хәзер төренеп, киенеп барабыз. Черки дә күп, – ди Гөлфия. – Аяк астына да караган юк. Елан күп дисезме? Елан эзләп йөрсәң, җиләксез кайтасың.

Иртәнурман, кичен – Казан

Авылда җыелган җиләк шәһәргә тиз килеп җитә. Лаеш районының Кече Елга авылында яшәүче Зөләйха апа табигать нигъмәтен Казандагы Җиңү проспекты базарына алып килеп сата. Иртәнге дүрттә торып җиләккә чыгып китә дә, чиләкләре тулуга, үзе рульгә утырып, башкалага юл ала.  

– 1 литрын 1000 сумга бирәм. Бәяне төшермим. Сатылмаса да, борчылмыйм. Туңдыргычта урын күп. Тукмак белән төям дә, шунда тутырып куям. Бишенче көнемне киләм инде. Сатылмый калганы юк. Баштарак җиләкнең тәме юк иде. Хәзер өлгерде инде. Җыйганда изелеп тә китә, – ди ул. – Биш көндә 20 мең сум акча эшләдем. Пенсиям дә аның хәтле түгел минем. Безнең яклар сатуга хирыс. Юл читенә чыгып утыручылар да күп. Килен белән онык шулай итә. Мин инде Казанга ук киләм. Монда тиз алалар. Кыяр, помидорларны да саткалыйм. Бакчада нәрсә артык, шуны алып киләм. Шәһәр халкы суган кыягын да ала, укропныда. Әле менә мәтрүшкәгә заказ бирделәр. Себерке сораучылар да күп.

«Иш янына куш»

Казанның Колхоз базарында да җиләктән күп әйбер юк. Монда бераз сатулашып була. Бәяне төшермим,дип тормыйлар. Биектаудан килгән Зөфәр абый берьюлы бишне алсаң, каен җиләге тутырылган һәр савытның берсен 700 сумга да бирергә риза. «Бик тиз җыям мин аны. Быел җиләк бик эре. Акча җирдә аунап ятмый. Булганына риза. Монда көнозын торганчы, әле мин кайтып тагын җиләк җыя алам», – ди ул. Света белән Марина Мари Элдән килгәннәр. Бәрәңге районында яшибез, диләр. Теттереп татарча сөйләшәләр. «Бөтен гаилә белән җыябыз. Ике көнгә бер монда киләбез. Алучылар бар. Бөтен кешенең дә черкидән талатып, эсседә әлсерәп йөрисе килми. Акчасы бар кешегә 1 мең сум чүп инде ул», – ди алар.

«Акчага дару алыйкмы?»

Фирдәүсә Хөсәенова Арчада яши. Аларда да җиләккүп икән. Әмма ул сату ягында түгел.  

– Җиләк җыярга бик яратам. Рәхәтләнеп ашыйбыз. Бөртекләп җыйган җиләкне кешегә бирәсе дә килми әле ул. Күпме хезмәт керә бит аңа, – ди Фирдәүсә Хөсәенова. – Ирем каен җиләгенең кайнатмасын ярата, миңа исә изеп кенә куйганы ошый. Кыш көне бигрәк тә тәмле була инде ул. Әлегенә өзеп алып кайткан төсле исләре чыга. Каен җиләге бик файдалы бит ул. Аны үскән вакытында ашап калырга кирәк. Витаминнары күп. Хәзер сатып, аннары ул акчага дару алып булмый инде.

Җиләк сатып, кредитларын ябучылар, йортын-каралтысын рәткә китерүчеләр, машина алучылар, баласын укытучылар бар. Бер ай җиләктә йөреп, шуны саткан акчага ике атнага ялга китүчеләр дә бар. Балаларны да тик яткырмыйлар. Ике файдасы бар. Бердән, телефоннарын онытып торалар, икенчедән, акчаның тәмен белергә өйрәнәләр.

– Каен җиләген күп җыймадым. Аның өчен ераккабарырга кирәк. Тау башында гына җир җиләге өлгерде. Шуны җыям. 1 литрын 500 сумга сатабыз, – ди Түбән Яке авылында яшәүче 15 яшьлек ДанилӘхмәтгалиев. – Инде дүрт ел рәттән җиләк сатабыз. Узган ел җиләк җыйган акчага мәктәпкә киемнәр, кирәк-ярак алдык. Яңа телефонлы да булдым.

Җиләк бәяләре

Каен җиләге: 1 литры 1000–1500

Җир җиләге: 1 литры – 500 сум, 5 литрлы чиләк – 2000 сум.

30 ел җиләк җыючы Нуретдин ШИҺАПОВтан 10 киңәш

– Җиләкне чиләкне җиргә куеп, ике кул белән җыярга кирәк;

– очраган җиләклекне калдырып китмәгез;

–  җиләкне астан өскә таба җыегыз;

– сату өчен 1 литрлы чиләкләргә җыю яхшы;

– чиләкне каты селкетмәгез, изелә;

– үлән арасындагы җиләк эре була;

– быел елан күп, резин итек кимичә урманга бармагыз;

– черкидән сакланыр өчен, озын җиңле кием кияргә кирәк. Махсус спрейлар сиптерегез;

– яныгызда телефоныгыз булсын;

– җиләккә барганда суыгыз, кесәгездә дару да булсын;

– чиләк төбенә эресен, уртага вагын, өстенә тагын зуррагын җыегыз;

– күп очракта җиләкне чиләге белән сатуың хәерле. Бәя дә арта;

бер майонез чиләгенә 1030–1050 грамм җиләксыя;

җиләкнеңүз арифметикасы. 10 литрлычиләктән ике 5 литрлы, тагын бер майонез чиләгеҗиләк чыгарып була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре