Газетага язылу

Паническая атака

Дачага Биектау тимер юл станциясе аша йөрибез. Электричкадан төшеп, биш минут чамасы барасы да, сырхауханә яныннан урманга кереп китәсе.

Тик урманга кергәнче, һәркем диярлек сырхауханә янәшәсендәге ашамлыклар кибетенә сугыла. Әйбер алмаса да кереп чыга ул. Бу кибет үзенә күрә бер очрашу урыны сымак та. Аны хәзер барыбыз да диярлек «Алсу кибете» дип йөртәбез. «Алсуга кереп чыгыйк әле», – дип сөйләнүләр дә гадәти хәлгә әйләнде.

Бу сөйкемле кыз башта сатучы гына иде. Ике кеше чиратлашып сату иттеләр алар. Кибет директоры башка җиргә күчеп китәргә ниятләгәч, кибетне кемгә калдыру турында артык баш ватмаган, Алсуга тәкъдим иткән. Беренче көннәрдә: “Нариман абый (“Риман” дияргә тәки өйрәтеп булмый), кибет тота алырмын микән? Бераз куркыта да инде”, – дип сөйләнгәләп тә йөрде ул. Ә мин: “Син дә булдырмагач кем булдырсын инде”, – дип күңелен юата, үсендерә идем. Рәхәтләнеп эшли хәзер Алсу, үзе берәр җиргә барасы булса, кибетне йә иренә, йә кызына тапшырып тора, чын “гаилә подряды” инде.

Беркөне мин Алсудан: «Көн буе аягүрә торып эшләү ардырмыймы соң?» – дип сорадым. Бераз зарланып алыр дип көттем. Ә ул: «Нариман («Риман» дияргә тәки өйрәтеп булмый) абый, мин үз эшемне бик яратам. Мин көн буе кешеләр арасында бит. Бераз аралашмый торсам, ялгыз калсам, миндә «паническая атака» башланырга мөмкин», – дип тезеп китте. Бөтен кибетчеләр шундый микән ул? Бу һөнәр кешеләре һәрхәлдә ачык йөзле, аралашучан булырга тиеш кебек. Әмма кеше күрми торса, «паническая атака» башланудан котлары очып торучылар күп түгелдер. Кызык кеше инде ул Алсу, хәтта өенә кайткач та, күңеле сабырсызланып куя икән. Юкса буш өйгә кайтмый, гаиләсе бар.

«Паническая атака»дан куркуы бәлки бераз арттырып әйтүедер. Чөнки әлеге зәхмәт башланса, кеше юктан-бардан да куркуга төшә, хәтта үзен белештермәс дәрәҗәгә җитәргә мөмкин ди. Ә безнең Алсу андый түгел. Эш арасында дигәндәй, хәлеңне сорашырга, кызыклар-гыйбрәтләр сөйләп алырга да өлгерә. Үзе «паническая атака» дигәннәренең нәрсә икәнен дә белми бугай әле ул.

Психологлар әйтүенчә, мондый халәт, ягъни чарасызлыктан төшенкелеккә бирелү, бөтенләй җебеп төшү, чарасызлыктан бәргәләнү безнең илдә һәр дүрт кешенең берсенә хас икән. Шөкер, мондый халәтне, гадәттә, бер генә тапкыр кичерәләр ди. Ә инде күпкә китсә, психологлар дәваланырга киңәш итә. Ничек дәваланырга? Монысы – башка мәсьәлә. Иң әйбәте – Алсуның яшәү рәвеше түгел микән, дигән уй бар.

Ялгыз яшәүне өстен күрүчеләр – нигездә, җәнлек-җанвар гына. Аларның да нибары ун төре диләр. Мәсәлән, аю, янут, диңгез ташбакасы, крокодил, сукыр тычкан, ак акула... Калганнарын санап тормыйм. Әлбәттә, «мәхәббәт хисләре» берникадәр вакытка аларны да якынайтып ала. Чөнки, читтән торып үрчеп булмый бит. Ә кеше өчен мәхәббәт хисе, дуслык хисе, аралашып яшәргә омтылу хисе – гомерлек. Һәрхәлдә шулай булырга тиеш.

Минем бер дус: «Үз-үзеңне бетермә син», – дип юатырга ярата һәм ахырдан: «Минем шикелле», – дип тә өстәп куя. Аның шулай шаяртуы да күңелне күтәреп җибәрә. Җылы сүз – җан азыгы, диләр. Ә яныңда бер-бер сүз әйтүче булмаса нишләрсең?

Инде дача сезоны бетсә дә, кичә Биектауга барып, Алсуга да кереп чыктым. «Нихәл соң?» – мәйтәм. Ул: «Әйбәт, Нариман абый, кеше бүген дә күп, Аллага шөкер», – дип елмаеп җибәрде. «Паническая атака» андый кешеләрдән үзе курка ул.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре