Парламент ул – ни-нәрсә? Ул нигә кирәк?

Парламент ул – ни-нәрсә? Ул нигә кирәк? Ансыз, депутатларсыз, андагы бәхәс, гаугаларсыз, сирәк очракларда хәтта тукмашуларсыз, яисә, киресенчә, кәнәфиендә оеп, ярым йоклап утырган халык ялчыларысыз гына яшәп булмыймы? Бу атна башында билгеләп үтелгән Халыкара парламентаризм көне уңаеннан шул сорауларга җавап эзләп карыйк әле.

Парламент дип аталган структураның закон чыгару органы икәнен һәр кеше дә белә булыр. Дәүләт булгач законнарсыз яшәп булмый инде ул. Ул гына да түгел, тормыш бүген үтә дә күпкырлы булганлыктан, яңа законнарга ихтыяҗ даими туып тора. Элек кабул ителгәннәрен дә еш кына төзәтеп, сипләп, үзгәртеп торырга кирәк. Шулай булгач, конгресс, Думаларсыз яшәп булмый да булмый инде.

Парламент, хакимият тармаклары бүленгән, бәйсез саналган илләрдә, Президентка да, башкарма хакимияткә дә, суд системасына да буйсынмый. Россиядә андый хәл гаҗәп тоелса да. Бәйсез парламент, бераз пафос кушып әйткәндә, бары халыкка гына буйсына, аның алдында гына җавап тота. Һәрхәлдә, шулай булырга – депутатлар үзләрен сайлаган гражданнар мәнфәгатен кайгыртырга, аларны яклаган законнар кабул итәргә тиеш. Бу – парламент дип аталган органның төп билгеләнеше һәм идеаль варианты. Закон тудыручы, мәсәлән, башкарма хакимият – хөкүмәткә буйсына икән, аңа чиновниклар теләгән, алар файдасына булган кануннар язып утырасы булыр иде.

Чын мәгънәсендә бәйсез парламентлар артык күп түгел. Тик демократия «котырынган» илләрдә, әйткәнебезчә, закон чыгару органы Президентка да, Премьерга да, суд системасына да буйсынмый. Тармаклар үзара бәхәсләшә, тарткалаша, бер-берсен кайчакта күралмый, тик ахыр килеп килешү, консенсусны барыбер таба. Болай кылану, ихтимал, иң дөреседер, чөнки гаделлек, объективлык, бар якны да билгеле бер дәрәҗәдә канәгатьләндергән карарлар бары шул рәвешле генә ярала ала бит.

Дөнья булгач, күпмедер бутафор, хакимият тармагы дип атау авыр булган парламентлар да җитәрлек. Чөнки бар илләрнең дә җитәкчеләре кем беләндер бәхәс куертып, килешү эзләп, кемнәрнедер үгетләп йөриселәре килми. Алар буйсынганны ярата. Закон органы башкарма хакимияткә, Президентка буйсына, күбрәк алар җырын җырлый икән, ул тулы канлы парламент булудан туктап, ил хакимиятенең юридик бүлеге ролендә кала. Әле тагын парламентның исе дә, төсе дә булмаган илләр дә юк түгел. Мәсәлән, Согуд Гарәбстаны – башында король торган абсолют монархия. Король анда дини лидер да, Премьер да, башкомандующий да, закон да, суд та. Халык чагыштырмача аз, нефть галәмәт күп булып, аны сатып, һәр кеше баеп ятканда, абсолют монархия дә бик ярап тора, парламентсыз да яшәп була икән бит. Акчаны геосәясәт дигән төпсез коега салып бармаганда, әлбәттә.

Күп илләрдә парламентның ике палаталы булуын да әйтик. Федераль җыен дип аталган Россия парламентының Федерация Советы һәм Дәүләт Думасыннан торганын  халык белә булыр. Беренчесе – Югары, икенчесе Түбән палата саналуын да. Океан артының төп дәүләтендә гомуми исеме Конгресс, югарысы шулай ук Сенат, түбәне Вәкилләр палатасы дип аталган парламент. Германиядә – Бундестрат (Югары палата) белән Бундестаг һ.б. Ике палаталы закон органы күбрәк федератив дәүләтләргә карый. Без мисал итеп алган өч илнең өчесе дә шундый. Тик аңа карамаска да мөмкин. Мәсәлән, Бөекбритания – унитар ил, ул гынамы, конституцион монархия. Шулай да анда парламент ике палаталы. Ике палаталы парламентларда аскы палатаның халык тарафыннан сайланып куелуын, өскесенең сайланмаска, билгеләнергә мөмкинлеген дә искәртик. Өске палата гадәттә төбәкләр палатасы була һәм ул аскы палата кабул иткән законнарны раслап утыра.

Халыкара парламентаризм көне димәктән, парламентаризм төшенчәсе үзе югары дәүләт властеның алда искәртелгән бәйсез өч тармакка бүленүен генә түгел, закон чыгару органының калган ике тармактан билгеле бер дәрәҗәдә өстенлеген дә аңлата. Ягъни дәүләт белән чынлыкта парламент идарә итүен. Илдә гражданлык җәмгыяте яшәгән, халык аңлы булган тәкъдирдә, гадел һәм ирекле сайлаулар оештыра алганда, депутатлар чын халык вәкилләре булып, тырышып аның мәнфәгатьләрен яклаганда, нигә әле дәүләттә баш та, түш тә булмаска.

Бу урында без дәүләтләрнең ике төп төркемгә бүленешенә – парламент республикасы һәм Президент республикасы, дип аталуына да килеп җиттек. Парламентаризмның ачык чагылышы саналган парламент республикаларында (мәсәлән, Германия, Италия, Австрия) ил белән гадәттә парламент сайлауларында җиңгән партиянең лидеры идарә итә. Андый илләрдә Президент, ул булган җәһәттә, икенче рольләрдә. Президентны һәм хөкүмәтне (министрларны) парламент билгели. Шул ук Германия башында, мәсәлән, бүген Фридрих Мерц – ХДС (Христиан демократлары союзы) дип аталган партия җитәкчесе тора. Аның төп таянычы – хөкүмәттән дә бигрәк, парламентта күпчелекне тәшкил иткән партия.

Президент республикасы (мәсәлән, Россия, Франция, АКШ) башында гадәттә бөтен халык сайлап куйган илбашы, Конституция гаранты – Президент тора. Президентка, көч структураларын үз карамагында тотудан тыш, тагын алда әйтелгән өч хакимият тармагын, аларның эш-гамәлләрен күзәтеп тора торган арбитр ролендә булу да ләзем. Чынлыкта исә Президентлар, башка күп вәкаләтләрне дә җыеп, хакимият тармакларын үзләренә буйсындырудан да һич тартынмый. Шуңа да Президент республикалары төрле форс-мажор (кризис, геосәяси конфликтлар, сугыш) очракларда көчле санала. Аның каравы парламент республикалары гаделрәк һәм халыкка якынрак төсле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре