Газетага язылу

Паспорт картайта: табиб организмының чынбарлыктагы яшен ничек белеп булуын аңлаткан

Һәр ел саен туган көнебездә паспорттагы санга бер ел өстәлеп килә. Әмма бу сан күпме яшәгәнеңне генә күрсәтә.

Организмның чынбарлыктагы яшен биологик яшь билгели. Нәкъ менә шул эчке органнарның, кан тамырларының ни дәрәҗәдә тузуы турында сөйли. Медицина профилактикасы буенча белгеч Кристина Баукова “Пенза-Пресс” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә биологик яшьне ничек исәпләп чыгарырга мөмкин булуын аңлаткан.

Табиб әйтүенчә, паспорттагы яшь белән биологик яшь арасындагы аерма бик зур булырга мөмкин. Әйтик, стресс, дөрес тукланмау аркасында 30 яшьлек кешедә кан тамырларының 50 яшьлек кешенеке кебек булуы бар. Шул ук вакытта көч-куәте ташып торган 70 яшьлек пенсионер үзеннән ике тапкыр яшьрәкләрдән чыдамрак булып чыгарга мөмкин. Шул ук вакытта генетика картаю тизлегенең 20 процентын гына билгели. Калган 80 проценты тормыш рәвешенә бәйле.

“Биологик яшьне мөстәкыйль билгеләү өчен галимнәр Горелкин-Пинхасовның ысулы кулланыла. Моның өчен катлаулы анализлар тапшыру кирәкми: буй озынлыгын, гәүдә авырлыгын, паспортта күрсәтелгән яшьне белгән тәкъдирдә, бил, бот әйләнәсе озынлыгын  үлчәсәң, шул җитә (интернет челтәрендә ничек исәпләп чыгарырга икәнен табарга мөмкин). Биологик яшьнең паспортта күрсәтелгән яшькә туры килүе (1-2 ел аерма белән) норма санала. Биологик яшьнең берничә елга калышуы сәламәтлекнең бик шәп булуы турында сөйли. Ә менә аны 3-4 елга узуы шикәр чире, симерү, йөрәктәге проблемалар куркынычын арттыра. Биологик яшь паспорттагы яшьтән биш елга һәм күбрәккә узган очракта исә гипертония, инфаркт куркынычы нык арта”, – дип аңлатып үткән белгеч.

Әмма куркуга бирешмәскә кирәк. Баукова сүзләренә караганда, биологик яшне кирегә “борып” җибәрергә дә мөмкин. Моның өчен нык эшкәртелгән продуктларны, шикәр куллануны киметү, көненә 20-30 минут актив төстә хәрәкәтләнү, 7-8 сәгать йоклау, төнге 11гә кадәр йокларга яту кирәк. Стресс күзәнәкләрнең картаюын тизләтә. Шуңа күрә телефонсыз гына урамда һава сулау, сулыш гимнастикасы – ял гына түгел, бәлки картаюны акрынайта торган чара да.

“Кыскасы, паспорттагы санны төзәтеп булмаса да, организмның халәте башлыча үзебездән тора һәм аны уңай якка үзгәртергә мөмкин”, – дип йомгак ясаган сүзенә табиб.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре