Татарстан халкына җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек кияргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта бүген республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Профилактика чараларын коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту аркасында көчәйтергә киңәш итә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә республика халкыннан бу киңәшләргә аңлап карауларын сорадылар.
«Вирусның мутациясе белән бәйле булган һәм көтелгән үсеш бу. Инфекция тиз тарала, авырулар саны артачак», – дип аңлатты Патяшина.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез