Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Алма күп булды быел. Бик иртә һәм ничектер берьюлы коела да башлады. Чүпләп кенә чыгасың, бераздан тагын җирне капкач кебек каплый да ала. Җыюын җыясың, тик менә кая куярга? Күрше-тирәнең үзендә дә күп, туганнар, танышларга да кирәкми...
Хөрмәтле һәм дәрәҗәле булу өчен үз эшеңне яратырга һәм һөнәреңә тугры калырга кирәк. Казанның 20 нче «Гармония» мәктәбенең физика укытучысы Ольга Соловьева әнә шулай ди. Аның исеме дә Электрон мактау тактасына кертелгән. Казан Идел буе федераль университеты мөгаллимәсе Гөлназ Әкбәрова да шул исемлектә.
Яңа уку елында республикада 4 яңа мәктәп һәм ике янкорма ачылды. Болар – Әгерҗе, Кукмара, Минзәлә, Буа һәм Бөгелмә районнарында. Ә менә Казандагысын ел ахырында тапшырырга җыеналар. Яңа мәктәп ул буш диварлар гына түгел. Бу – булачак табиб, инженер, укытучы һәм IT белгечләр дә. Андагы мөмкинлекләр белән без дә таныштык.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе акушер-гинекологлары катлаулы операция ясаганнар: алар 43 яшьлек хатын-кызның гаять зур миомасын алганнар.
Кичә Ханты-Манси автоном округының Куть-Ях бистәсендә тамашачылар «Кедр» мәдәният йортына җыелды. Анда җирле халык бистәнең 51 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәм кысаларында тамашачыларга «Килен төшерү» йоласы күрсәтелде.
Тинчурин театры 93 нче сезонны шагыйрь Хәсән Туфанның хатыны Луиза Салиәскәрова язмышына багышланган «Лу» спектакленең премьерасы белән ачты. Авторы – Илгиз Зәйниев, режиссеры – Айдар Җаббаров.
Дөньяның 30 лап иленнән кунак, гадәттән тыш хәлләрне фаразлау өчен заманча алымнар һәм яңа полигон. 3–5 сентябрьдә Казанда «Комплекслы куркынычсызлык – 2026» иминлекне тәэмин итү чараларының XVI халыкара салоны уза. Татарстан башкаласында тәүге тапкыр узачак әлеге чара турында Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
Яңа уку елы зур мәшәкатьләре белән килә. Иминлек турында бигрәк тә кайгыртасы була. Урамга чыгуга, белеп атларга, карап йөрергә, ашыкмыйча барырга кирәк. Юл иминлеге сагында торучылар янә шул хакта искәртә. Балаларга да, аланың әти-әниләренә дә кагыла бу.
Татарстан Республикасының халык артисты Рәсим Низамов социаль челтәрләрдә сөенечле яңалыгы турында хәбәр итте. Аның улы Рүзәл өйләнгән.
Шикәрем син, кыйммәтем син. Ел башыннан бирле Татарстанда шикәр комына бәя 20 процентка арткан.
Фикер өстәү
Фикерегез