Песков: Кызыл мәйданда Җиңү парады узачак, планнарда үзгәрешләр юк

Россия Президенты Владимир Путин чарада катнашачак.

Пилотсыз аппаратлар һөҗүме 9 майда Мәскәүнең Кызыл мәйданында Җиңү Парадын үткәрү планнарына йогынты ясамаган. Бу хакта Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза ТАСС.

- Парад узачак. Планнарда үзгәрешләр юк, - дип белдергән ул.

Ул билгеләп үткәнчә, Владимир Путин чарада катнашачак, дәүләт башлыгының эш графигында үзгәрешләр юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре