Беренчесенең кузовы озын булса, икенчесенеке – кыскарак.
Россия Президенты Владимир Путин Пхеньянга визиты барышында Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ынга тагын бер “Aurus” автомобиле бүләк иткән. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтүенчә, яңа “Aurus” Ким Чен Ынга моңа кадәр бүләк ителгәненнән аерылып тора. Беренче машинаның кузовы озынрак, икенчесенеке –кыскарак.
 Дмитрий Песков Корея халык демократик республикасы башлыгы өчен мондый бүләкнең, илдәге шартлардан чыгып, уңайлы булачагын басым ясап әйткән. Ул шулай ук аеруча күрше ил белән дәүләтара мөнәсәбәтләр өчен бүләкнең кыйммәт булмавын билгеләп үткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез