Питрау бәйрәмендә узачак "Керәшен чибәре" бәйгесендә 6 кыз катнашачак

Мамадыш районының Җөри авылында узачак Питрауда иң чибәр керәшен кызын ачыклаячаклар. Оештыручылар әйтүенчә, бәйгегә 15 кыз гариза җибәргән. Шуның 6 сы финалга узган. Кызлар бәйгегә тулысынча әзерләнеп беткән. Алар 7 сынау узачак. Җиңүче икәү булачак- Мамадышның үз керәшен чибәрен һәм республика күләмендә иң матур кызны ачыклаячаклар.

"Туганайлар" газетасы редакторы Юлия Гобәева әйтүенчә, "Керәшен чибәре"нә онлайн тавыш биреп булачак. Ул 19 июль 15:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре