Почтада дару сата башламакчылар: халык бу хакта ни уйлый?

Почта бүлекчәләрендә дә дару сата башламакчылар. Илнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерүенчә, почтада һәрчак кул астында булырга тиешле йөрәк даруы, сызлау-авыртуны баса торган препаратлар, беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәк-ярак сатылачак. Бу яңалык, иң беренче чиратта, ФАП һәм даруханәләре булмаган авылларга кертелер дип көтелә. Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз?

Кадрия Миңнегалиева, Балтач районының почта бүлеге хезмәткәре:

– Безнең почта бүлекләрендә дарулар сатыла башлады инде. Бу яңалык ел башыннан керде. Авыртуны баса торган, йөрәк авыртканда эчелә торган, кыскасы, табиб рецептыннан башка гына бирелә торган дарулар сатыла бездә. Бинт, пластырь кебек медицина кирәк-ярагы да бар. Авыл халкы аеруча канәгать бу үзгәрештән. Теләсә кайсы вакытта үзеңә кирәкле даруны сатып алырга мөмкин. Районга барып йөрисе юк. Сүз дә юк, безнең эш тагын да артты. Әмма зарланмыйбыз. Кирәкле даруларның кул астында торуы беркайчан да артык түгел.

Әлфия Сәлахова, хуҗабикә (Яңа Чишмә районының Зирекле авылы):

– Бик кирәкле яңалык бу. Безгә – авылда яшәүчеләргә бигрәк тә файдалы булыр иде ул. Юкса, даруың бетә калса, егерме чакрым ераклыктагы районга барып алырга кирәк. Ә болай почтага төшәр идек тә бер мәшәкать кимер иде. Даруны икеләтә кыйммәтрәк итеп сатмасалар, билгеле. Почта күптән почта гына булудан туктады бит инде ул. Мәш килеп, азык-төлек саталар. Дару да сатсыннар. Болай да адым саен кибет, безгә әле автолавка да килеп китә. Шуңа азык-төлекне почтада да сатуларын һич аңламыйм. Ә менә кирәкле даруны якын-тирәдә генә беркайдан да алып булмый.

Рузилә Мөхәммәтова, фельдшер (Саба районының Олы Шыңар авылы):

– Почтада көн саен кулланыла торган дарулар сатылу начар түгел. ФАПка кеше көн дә килеп йөри алмаска да мөмкин бит. Берничә авылга бер ФАП булганда бигрәк тә. Ә почтальон авыл халкы белән даими күрешеп тора. Шуңа күрә почтага дару алырга килә алмаган өлкән кешеләргә аны газета, пенсия таратканда өйләренә үк китереп бирәчәкләр. Иң мөһиме – почтада барлык тиешле документлары булган, сыйфатлы дарулар сатылсын.

Рифат Кәлимуллин, слесарь (Казан):

– Әниебез авылда ялгызы гына яши. Ике атнага бер кайтып йөрибез. Кайтканда бөтен кирәк-ярагын, шул исәптән даруларны да алып кайтабыз. Даруны өйгә почтальон китереп бирсә, бик яхшы булыр иде ул. Безнең дә җан тыныч, әнинең дә кирәк чакта кулында даруы булыр иде.

Рәзинә Могыйнова, фельдшер (Баулы районының Мортаза авылы):

– Бәлки халык өчен бу яңалык бик яхшыдыр. Әмма, миңа калса, дарулар даруханә, ФАП, даруханә киоскы кебек сәламәтлек саклау оешмаларында гына сатылырга тиеш. Аларны китерү, саклау таләпләре җитди. Аларны бозарга ярамый. Шуңа күрә почта бүлекләрендә даруханә киосклары ачып, даруларны фармацевтлар сатса, күпкә яхшырак булыр иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре