Газетага язылу

Популяр татар җырчысы мошенникларның яңача алдый башлаулары турында сөйләгән

Популяр татар җырчысы Дышать (Гөлназ Шакирова) мошенникларның яңа «кармагына» эләгүе турында сөйләгән.

Җырчы бик игътибарлы булырга, ирештерелгән мәгълүматны җентекләп тикшерергә-барларга өндәгән. Ул кулланылышта булган фотоаппарат сатып алганда аферистлар тозагына килеп капкан.

–  Танылган бушлай игъланнар сайтында кулланылышта булган техника сатып алырга яратучылар өчен видео урнаштырам. Мошенниклыкның яңа төре: сайтта үзегезгә кирәкле техниканы табып, китереп бирү хезмәте аша (чөнки сайт комиссия ала), «отложенный платеж» белән, товарны җибәрүләре турында сүз куешасыз. Моның өчен үзегезнең ФИО, телефон номерын һәм почта адресын юллыйсыз. Мошенник, моңа җавап итеп, хәзер китереп бирү хезмәте янында торуын күрсәткән фотосын җибәрә. Китереп бирү хезмәтенең рәсми сайтына керәм. Анда, чыннан да, заявка булдырылуын һәм миңа посылка җибәрүләрен күрәм. Рәсми сайттагы мәгълүматларны күргәннән соң почтама килгән сылтамага икеләнмичә кереп, «отложенный платеж» белән акча җибәрәм. Гадәттә без игъланнар сайтында акча җибәрәбез дә, ул «катып» кала, һәм без техниканы кулга алгач кына акча күчә. Ә китереп бирү хезмәтенә мөрәҗәгать итү Пандора тартмасын ачу белән бер, чөнки өеннән теләсә кем, заявка ачып, янәсе, товарны җибәрүен күрсәтергә мөмкин. Әмма техниканы тапшырмыйча гына заявка ачарга мөмкин булуын белмәгән игътибарсыз кеше мошенниклар кармагына эләгәчәк, – дип сөйләп үткән Дышать.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре