Газетага язылу

Президент урлау

2026 ел дөньякүләм турбулентлыкның югары ноктасы белән башланып китте. Декабрь ахырында ук Иранда масштаблы протестлар кузгалды.

Йәмән хөкүмәте Согуд Гарәбстаны ярдәме белән көнчыгыштагы Хадрамаут провинциясендә хәрби операция башлап җибәрде һәм ул уңышлы бара. Төбәк белән Көньяк күчеш советы дип аталган көчләр идарә итә. Алар Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең хәрби ярдәменә таяна иде. Соңгысы үз кораллы көчләрен аннан чыгарды. Йәмән хөкүмәте дигәнне дөрес аңларга кирәк. Ул илнең бик аз төбәгендә генә хуҗа. Ил бүген өчкә бүленгән Якын Көнчыгышта Израиль үз экспансиясен киң җәелдерергә омтыла һәм якын арада Иранга һөҗүм белән яный. Билгеле инде, АКШ аркадашлыгына таяна. Трамп, фарсы фетнәсен сылтау итеп, шулай ук Тәһранга карата Иң көчле кайтаваз биргән вакыйга АКШ көчләренең Венесуэла Президенты Мадуроны яшен тизлегендәге һөҗүм ясап кулга алуы булды. Мадуроның бәреп төшерелүе көтелә иде. Без «Ватаным»да ул хакта: «Венесуэла лидеры Мадуроның көннәре санаулы калырга охшаган», – дип декабрь башында ук яздык. Илнең Россия коралы белән коралланган шактый ук зур армиясе, Милли гвардиясе, һава һөҗүменә каршы тору системалары һәм бәреп төшерә торган очкычлары бар. Бик кыска вакытлы һава һөҗүмнәренә дә аларның каршы тора алмавы күп фикерләр уята. Америка армиясенең Штаб җитәкчеләре берләшкән комитеты рәисе генерал Дэн Кейн биш сәгатьлек операциядә барысы 150 самолет һәм пилотсыз очкыч катнашуын һәм мондый хәрби чараның бары тик АКШ хәрбиләренең генә көченнән килүен әйтте.  Трамп та: «Команда искиткеч зур эш башкарды. Алар беркем дә күрмәгән дәрәҗәдә репетицияләр үткәрде һәм күнегүләр ясады. Һәм миңа әйттеләр – моны чын хәрбиләр әйтте: Җир йөзендә башка бер генә дәүләттә дә мондый манёврны үтәү сәләте юк», –  дип мактанды.

Көчләр чагыштырмасы Каракас файдасына түгел иде. Әмма 30 миллионга якын кеше яшәгән ил Президентын Кораллы көчләр һәм Милли гвардиянең борын төбеннән генә санаулы минутлар эчендә урлап китүләре, ни дисәң дә, Венесуэлада җитди идарәнең булмавын дәлилли. Мадуроны кубалылар саклавы да күп нәрсә турында сөйли. Димәк, үз гвардиясенә ышанычы булмаган. Хәрби операциянең бик җиңел һәм югалтуларсыз диярлек узуы хыянәт турындагы уйларга да этәрә. Трампның бу уңайдан үткәрелгән матбугат конференциясендә  Мадуро чиновниклары турында: «Әгәр алар тугрылыклы булып калсалар, аларны, чыннан да, бик начар киләчәк көтәчәк. Әгәр алар икенче якка күчсәләр (күчү факторы бар), котылачаклар. Мин әйтер идем: аларның күпчелеге инде күчеп беткән. Аның тугры тарафдарлары бик аз иде», – дип әйтүе дә шуны дәлилли. Вашингтон вакытлы Президент итеп игълан ителгән вице-президент  Делси Родригес Трамп сүзләреннән чыкмаса, илгә Америка хәрбиләрен кертмәскә вәгъдә бирә. Менә дигән демократия инде: Трамп ни кушса, шуны үтисең…  Родригес  исә, Трамп әйтүенчә, Америка белән хезмәттәшлек итәргә вәгъдә биргән, имеш, ягъни Венесуэланың барлык табигый байлыкларын да американнарга тапшырырга. Каракаста башта горур торсалар да, соңгы сәгатьләрдә вакытлы Президент Вашингтон әмерләренә буйсынырга әзер торуын белдерде.

Безне яшен тизлегендә үткәрелгән хәрби операциянең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре күбрәк кызыксындыра. Мадуроның наркокартель башында торуы сәбәп түгел, сылтау гына. Хәтта хак булса да, аны сәбәп итеп карарга ярамый. Шундый ук гаепне шундый ук уңыш белән Трампка һәм аның командасына да ягарга мөмкин булыр иде. Төп сәбәп, әлбәттә, АКШның банкротлык чигенә якынаюы. Трамп һәм аның иярченнәре үзләренең финанс өлкәсендәге уңышлары белән күпме генә мактанмасыннар, илдә бөек кризисның якынлашып килә торган гөрелтесе һаман да көчлерәк ишетелә. Декабрьнең соңгы көнендә генә дә Федераль резерв системасы банкларга 31 миллиард доллар акчаны бер көнлек РЕПО рәвешендә өләште. Бу сумма «доткомнар куыгы» дип аталган кризис вакытында басылган акчаны да, COVID пандемиясе чорындагыны да узып китә. Тариф сугышлары Америкага файда китермәде. Хәзер ачыктан-ачык хәрби интервенция юлы гына кала. Дәүләт департаментының беренче адымы – Көнбатыш ярымшардагы барлык илләрне дә үз кубызына биетеп талау. Ачыктан-ачык талау. Трамп матбугат конференциясендәге чыгышын: «Безнең яңа милли куркынычсызлык стратегиябез нигезендә Көнбатыш ярымшарда Америка өстенлеге беркайчан да яңадан шик астына куелмаячак», – дигән сүзләр белән төгәлләде. Ул инде Кубага, Мексикага, Колумбиягә янап өлгерде. Бик бай төбәк, нефтьтән тыш, җирдә сирәк очрый торган металлар муллыгы белән аерылып тора. Әмма АКШ экспансиясе Латин Америкасы белән тукталырга охшамаган. Ак йорт администрациясе башлыгы урынбасары Стивен Миллерның хатыны АКШ байрагы төсләренә буялган Гренландия картасын бастырып чыгарды һәм аңа «Тиздән» дигән язу өстәде. Иранга янау дәвам итә. The Guardian: «Иран, Куба, Гренландия – АКШның чираттагы Венесуэладагы вакыйгалар Россиягә турыдан-туры кагыла. Бердән, Мәскәү ул илгә бик күп инвестицияләр ясады һәм кредитлар бирде. Кредитлар Мадуро хакимияттә торса да кайтарылмаячак иде, билгеле. Хәзер инде инвестицияләрнең дә табыш бирүе икеле. Суга салынган акчалар, кыскасы. Венесуэла нефте базарга иркен чыгарыла башласа, кара алтын бәясенең түбәнәюе көтелә. Бу хакта Трамп: «Без хәзер Венесуэла нефтен сатачакбыз, һәм Россия нидер югалтачак», – диде. Гарәп илләре нефть сатуда узыша башласа, хәл тагын да начараячак. Согуд Гарәбстанының, мәсәлән, хәзерге бәяләр белән дә бюджеты дефицитлы. Бәя тагын да түбәнәйсә, гарәпләр югалтуларын кара алтынны күбрәк сатып капларга омтылачак. Бу нефть базарында зур мәтәлчеккә китерер. АКШ моңарчы башка илләргә һөҗүмнәренә легитимлык бирергә тырыша иде. Әфганстанга керү өчен 11 сентябрь террорын оештырдылар, Гыйрак химик корал җитештерә дигән миф белән яуланды. Хәзер: «Без телибез, бетте-китте» дигән сүзләр алга чыгачак.                                     

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре