Газетага язылу

Протез (Уены-чыны бергә)

Юк, бүтән сузып йөреп булмый, мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кирәк.

Соңгы вакытларда эшкә чыгып киткәндә теш протезын онытып калдыра башладым. Узган атнада гына да өйдән өч мәртәбә тешсез чыгып киткәнмен. Беренчесендә ишегалдындагы машинага чыгып утыргач искә төште. Тиз генә өйгә кереп алып чыктым. Протезым кухня өстәле өстендә миннән көлгәндәй ыржаеп ята иде. Икенчесендә ярты юлга җиткәч искә төште. Өченчесендә эшкә барып җитә язгач. Барыбер кире борылдым. Иң кызыгы, өйдән чыгып киткәндә нәрсәнедер онытып калдыргандай булам, ну нәрсәне икәнен исемә төшерә алмыйм. Нүжәли хәтер капчыгым тәмам теткәләнеп-тишелеп бетте инде.

 

Протезсыз чыгып киткәли башлавымны эштәгеләргә дә әйтеп ычкындырдым. Хәлемә кереп төрле киңәшләр бирә башладылар. Берсе көн саен иртән телефоннан шалтыратып, протезны искә төшерергә вәгъдә бирде. Икенче көнне үк шалтыратты, рәхмәт. Ә өченче көнне оныткан иде. Эшкә килгәч: «Гел борчыйсы килмәде инде, гафу ит, Риман абый», – дип акланган булды.

 

Тора-бара протез мәсьәләсе көнүзәк темага әйләнде. Берәүләр ике протез ясатырга тәкъдим итте: «Берсе кесәңдә йөрер, икенчесен эш өстәлеңнең тартмасында тотарсың», – диде. Икенче берәү: «Ике генә җитми, өч протез эшләт, берсе – өеңдә, икенчесе кесәңдә, өченчесе авызыңда булыр», – диде. Әле сумкада йөртер өчен дә протез ясатырга тәкъдим иттеләр. Аларга көләргә генә булсын! Бер уйлаганда, бүгенге кеше шактый ук дәрәҗәдә протезлардан, ягъни запчастьлардан тора кебек. Аяк-кулларны, күз ясмыгын (хрусталикларны), эчке органнарны, хәтта йөрәкне дә алыштыралар. Соңгы вакытларда ясалма интеллект белән шаша башладылар. «Протез акыл» күп өлкәләрдә кешене алыштырачак, диләр. Бу, бер уйлаганда, кирәк нәрсә, кеше үз хезмәтен җиңеләйтер өчен үзенә алмаш әзерли. Әмма ясалма акылның файдасы булган кебек, зыяны да бар.

 

Әлбәттә, протез белән ясалма акылны тулысынча тәңгәлләштерү бик үк дөрес түгел, әмма уртаклыклары да шактый. Алар нинди дә булса эш-гамәлләрне башкаруда кул хезмәтен, кешене алыштыралар. Протез – гади, ә ясалма акыл югары интеллектуаль үсешкә ирешкән ярдәмче сымаграк булып чыга инде.

 

Белгечләр әйтүенчә, тормышыбызда виртуаль ярдәмчеләр, роботлар арткан саен без азрак уйлый башларга тиеш булабыз. Мәсәлән, кешеләр чит телне белмичә дә үзара аңлаша, аралаша алачак. Тормышыбыз җиңеләя барып без ата ялкауга әйләнергә мөмкин икән. Димәк, әзергә мәзер булып яшәү баш мие эшчәнлеген дә киметәчәк. Болар хакында укыгач, ясалма акылның тормышыбызга һаман да күбрәк керә баруына ачу килә башлый, ә протезыма карата мәхәббәт арта, аны юып, чистартып күкрәк кесәсендә йөртәсе килә башлый.

 

Шушы юлларны язып, җөмләгә нокта куйдым да эшкә барырга чыктым. Җиңү проспектына җиткәндә тагын нидер онытканымны сизә башладым. Һәм, әлбәттә инде, протезны өйдә калдырганмын. Юк, болай булмый, протезны өчне-дүртне генә түгел, ә кесәләр саны хәтле эшләтәчәкмен. Алар ашарга сорамый, ясалма акыл шикелле, баш мие эшчәнлегенә дә зыян китерми. Бәлки әле берничә алтын теш куйган казна да эшләтермен. Вак-төяк кеше түгел икәнемне белеп торсыннар. Боларны бер язучы дустыма да сөйләгән идем. Исемен язмыйм, уңайсыз. Чөнки ул да протез белән йөри һәм нәкъ минем шикелле еш кына өендә онытып калдыра икән. Моны ишеткәч, бу дөньяда үзем кебекләр шактый ишле булуына шатланып куйдым.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре