Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Терапия һәм профилактик медицина үзәге белгече Олеся Прищепа “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә бу очракта үзеңә ничек ярдәм итәргә икәнен аңлаткан. Табиб гади генә берничә киңәш биреп үткән.
1. Бәйрәм чорын төгәлләү “ритуалын” уздырыгыз (фотолар карагыз, иң кызыклы вакыйгаларны искә төшерегез). Яңа ел әйберләрен, бизәкләрен җыеп куегыз, эш өчен кирәкле барлык әйберләрне әзерләгез. Уегыз белән ялларга нокта куегыз.
2. Үзегезне яхшы кәефкә көйләгез. Эшегездә коллегаларыгыз, дус-ишләрегезнең, кызыклы яңа бурычлар көтүен истән чыгармагыз. Уй-тәэсирләр белән уртаклашу, бергәләшеп шаярышу-көлешү – социаль элемтәләрне торгызуның үтә дә әйбәт ысулы.
3. Бәйрәм кәефе өстәгән әйберләрне – матур гына Яңа ел кружкасын, аз-маз бәйрәм бизәген, яраткан җырыгызны көндәлек тормышта калдырыгыз.
4. Эшкә “йомшак” кына керегез. Беренче көннәрдә ял итебрәк эшләргә, тулы кыйммәтле, әмма аз-азлап кына ашарга тырышыгыз.
5. Бик күп эш җыелса да, барысына берьюлы тотынмагыз. Иң мөһимнәреннән башлагыз. Беренче 2-3 көнне эш ритмына керүгә багышлагыз. Бурычлар исемлеген төзеп шуларны игътибар үзәгенә ала башлагыз.
6. Эш көненә кыска гына тәнәфесләр өстәгез. Якын хезмәттәшләрегез белән аралашуга вакыт калдырыгыз.
7. Гыйнвар-февральгә аз-маз гына шатлык китерердәй чаралар планлаштырыгыз. Якындагы айга эшегездә гамәлгә ашардай 2-3 максат куегыз. “Яллардан соңгы чор – быелга бурычлар һәм максатлар турында уйлану өчен бик кулай. Озак срокка билгеләнгән максатлар эшнең яңа мәгънәсен табуга ярдәм итә”, – дип билгеләп үткән Прищепа.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез