Газетага язылу

Путин Яшел Үзәндә СПГ компрессор агрегатлары җитештерә торган комплекска старт бирде

Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ВКС режимында Яшел Үзәндә ачылган илдәге беренче СПГ компрессор агрегатларын җитештерү һәм сынау комплексын эшләтеп җибәрүдә катнаштылар.

«Предприятие хезмәт коллективын котлыйм, барыгызга да уңышлар һәм яхшы эш телим. Россиядә мондый предприятиеләр әле юк. Бу – Россиянең технологик суверенитетын ныгыту юлында тагын бер адым», – диде Владимир Путин.

Ул Татарстанның технологик үсеш лидерларыннан берсе икәнен, шуңа күрә мондый уникаль җитештерүнең нәкъ менә монда барлыкка килүе аеруча символик булуын ассызыклады.

«Безнең бөтен дәүләтебез өчен мондый җитештерүнең барлыкка килүе бик мөһим. Аеруча СПГ кебек югары конкурентлы сферада. Мондый җитештерүләр кирәк», – дип өстәде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Бу – Россиядә беренче булып СПГ (сжиженный природный газ) өчен зур тонналы компрессор агрегатларын җитештерү һәм сынау объекты.

«Бу дөньядагы иң зур компрессор корылмаларын җыю һәм сынау комплексларының берсе, куәте 130 мегаваттка кадәр җитә. Тулысынча нольдән проектланды һәм Балтыйк СПГ өчен беренче агрегатны сынауга әзер. Планнарда – Мурманск. Элегрәк мондый технология АКШ һәм Япониядә генә бар иде», – дип ассызыклады «УК «Группа ГМС» ҖЧҖ генераль директоры Артем Молчанов.

Проект Россия Президенты тарафыннан расланган Россия Федерациясенең 2030 елга кадәрге технологик үсеш концепциясенә туры килә. Комплексны булдыру илнең технологик бәйсезлегенә ирешүгә һәм стратегик әһәмияткә ия СПГ проектларында импорт компрессор җиһазларыннан тулысынча баш тартуга юнәлтелгән.

Объектның һәм стенд җиһазларының уникаль үзенчәлекләре 130 МВт куәтенә кадәр сынаулар үткәрү мөмкинлеге белән компрессор агрегатларын һәм алар базасындагы корылмаларны сынау мөмкинлеген бирә.

Комплекс илнең төп СПГ проектларын эчке компрессорлар белән тәэмин итә ала. Ул югары куәтле зур габаритлы компрессор җиһазларын җитештерү өчен кирәкле бөтен нәрсә белән җиһазландырылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре