Документ мобилизация, хәрби хәл яки сугыш чорына кагыла.
Россия Президенты Владимир Путин контракт буенча хезмәт итүнең яшен 70 яшькә кадәр арттыра торган законга кул куйган. Бу хакта ТАСС яза.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Документ мобилизация, хәрби хәл яки сугыш чорына кагыла.
Россия Президенты Владимир Путин контракт буенча хезмәт итүнең яшен 70 яшькә кадәр арттыра торган законга кул куйган. Бу хакта ТАСС яза.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Аның шигырьләрендә чын сөю тәме дә, югалту газабы, сагыну һәм сагыш шулкадәр йөрәккә үтәрлек итеп язылган. Укыйсың да, бу бит нәкъ минем хисләр, дисең. Үз иҗаты белән ул сине ак болытларга утыртып туган як тугайларына, бәхетле балачак калган туган нигезгә дә алып кайта, фәлсәфи уйларга да этәрә.
Көчлеләр дә елый. Күз яше көчсезлек билгесе түгел чөнки. Киресенчә, балавыз сыгу – ихласлык күрсәткече ул. Бигрәк тә намаз, Коръән укыганда чыккан күз яшьләре игътибарга лаек. Казанның «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән ислам динендә елауга мөнәсәбәт хакында сөйләштек.
Бүген Татарстан халыклары Ассамблеясе президиумының киңәйтелгән утырышында һәм республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре катнашында узган түгәрәк өстәлдә милли һәм миграцион сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Узган ел республикада яшәүчеләр Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына 8,4 мең мөрәҗәгать юллаган. Шунысы сөенечле, аларның 70 проценты уңай хәл ителгән. Кеше хокукларын яклаучыларның эшчәнлеген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да югары бәяләде.
Үзебез булдыра алмастай берәр эшне эшләүчене күргәндә, еш кына бигрәк тәвәккәл инде бу диеп, сокланабыз.
Тиздән 16 яшен тутыручы игезәк кызлар Замирә белән Камилә Гыйззәтуллиналарның икесенә бер язмыш. Табиблар аларга, тууга, ДЦП диагнозы куя. Бүген Замирәләре аягына басып йөри алса, Камилә ятып кына тора. Аны дәвалар өчен ай саен акча кирәк. Замирә туганына ярдәм итәргә тели, Камилә Гыйззәтуллинага ярдәм итү ниятеннән Казанда 4 февральдә хәйрия концерты узачак.
Казанның Киров районында каршеринг машинасы электричка белән бәрелешкән.
Россиянең халык артисты, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лима Кустабаевага – 80 яшь. Үзенең 30 елдан артык гомерен Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбленә багышлаган шәхес ул.
Укучыларны һәм студентларны спортка күбрәк тартырга, мәктәпләрдәге физик культура дәресләренең әһәмиятен арттырырга. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Спорт министрлыгының коллегия утырышында әлеге тармак алдына әнә шундый бурычлар куйды.
Бу юлы баш режиссер Айдар Җаббаров Чыңгыз Айтматовның «Тополек мой в красной косынке» әсәре буенча «Ал яулыклы язмышым» спектаклен тәкъдим итте. Беренче хисләр, өзелеп ярату, хыянәт, чәлпәрәмә килгән бәхет, хыяллар, ялгышларың өчен күргән газап-үкенүләр... Әлеге спектакль – тамашачы күңеленә тия торган бер мәхәббәт тарихы турында.
Фикер өстәү
Фикерегез