Әле күптән түгел генә сәхнә әсәрләрен туплаган «Абага алмасы ачы була» җыентыгы да дөнья күрде. Хәзер ул Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе булып та эшли. Равил Сабыр пьесалар язуның бик «тәмле» бер ягын белеп алган. Язучы кайбер серләре белән уртаклашты.
– Равил, Әлмәттә яшисез, Казан юлын еш таптыйсыз. Казан – башкала, таш кала. Ә Равил өчен ул нинди кала?
– Безнең туганнар барысы да Чаллыда яшәгәч, мин 5–6 яшьтән кунакка Чаллыга йөрдем. 1980 нче елларда ул – өр-яңа шәһәр, киң туры проспектлар, яңа йортлар. Анда яңа, матур автобус, трамвайлар йөри. Минем күңелдә шәһәр менә шундый булырга тиеш дигән фикер кереп калган. Казанга килгәч, мин бераз шок хәлендә калдым. Ул вакыттагы, ягъни 1990 нчы еллардагы Казан ул бүгенге Казан түгел иде. Шәһәр уртасында борынгы трамвайлар йөри. Беренче хис-тойгыларым «аһ» дип әйтерлек булмады. Мин биш ел биредә уку дәверендә, әлбәттә, күңелле студент еллары, язучылар белән очрашулар, «Татарстан яшьләре» газетасында да дүрт ел эшләвем – алар барысы да матур хатирәләр булып кереп калды. Диплом алгач, Чаллыга чакыруга, мин ике дә уйламый шунда эшләргә кайтып киттем, чөнки ул миңа якынрак иде. Һәр шәһәрнең үз уңай һәм тискәре яклары бар. Ләкин әйтәләр бит, беренче тойгылар күңелгә кереп кала дип. Минем белән дә шулай булды. Хәзер мин 2015 елдан бирле Әлмәттә яшим. Башта бераз күнегергә туры килсә дә, хәзер гомер буе шунда яшәгән кебек. Казанга мин бик рәхәтләнеп киләм, ләкин өйгә кайтасы килә.
– Мин сезне шактый гына туры сүзле, бераз усал, бераз бунтарь дип тә беләм. Сабиров фамилиясен Сабыр дип үзгәртүегез дә юкка түгелдер. Без белмәгән тагын нинди якларыгыз бар?
– Әлмәттә минем 50 яшьлеккә багышланган кичәгә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла килгән иде. Ул инде мин онытып өлгергән бер хатирәне искә төшерде. «18 яшендә ул «Идел»гә бер хикәя алып килде. Тәхәллүсен Равил Сабыр дип куйган. «Нигә мондый тәхәллүс?» – дигәч: «Мин – бик түземсез кеше, Сабыр дип куеп карыйм. Бәлки шуннан соң миндә сабырлык барлыкка килер», – дип әйткән иде. Шуннан соң еллар узды, холкы да, бунтарьлыгы да бераз утырды, Равил дә сабырланды», – дип сөйләп торды. Усаллык, бунтарьлык – алар барысы да яшьлек өчен хас әйберләр. Мин Черчилль цитаталарын яратам. Ул: «Кеше яшь вакытта бунтарь булмаса, димәк, аның йөрәге юк. Ә олыгая төшкәч консерваторга әйләнмәсә, димәк, аның башы юк», – дигән.
Нинди генә бунтарь булсаң да, тормыш ул күп нәрсәләргә өйрәтә, карашлар да үзгәрә.
Ул миңа гына хас әйбер түгел. Ркаил Зәйдулла да яшь чагында нинди бунтарь иде. Дипломат булмасаң, Язучылар берлеген җитәкләп булмас иде.
– Равил Сабырны тормыш үзгәртә, ул хәтта бәрәңге дә үстерә. Равил белән бәрәңгене ничектер тоташтырып булмый кебек...
– Мин кайдадыр бәрәңгенең сортын дүрт-биш ел саен алыштырып торырга кирәк дип укыган идем. Алайса анда төрле авырулар барлыкка килә. Мин хатынның әнисен күзәтеп торганым бар, ул помидорны тәрәзә төбенә куя, аннары орлыкларын ала. Язын утырта. Үсентеләрен үстерә, күчереп утырта. Бәрәңгене дә нәкъ шулай үстереп була. Мин көзен алмаларын алдым, тәрәзә төбенә куйдым. Алар пеште. Орлыкларын алып, кышка саклауга куйдым. Язын утырттым. Беренче елда ул чия кадәр генә бәрәңге бирә. Аннары икенче елда зур бәрәңгеләр үсә. Мин бер кызыксынып китеп укыдым да, шуны эшләп карыйсым килде. Эшләп карадым, килеп чыкты. Шуннан соң инде минем өчен кызыгы бетте. Бу эш белән ике сезон шөгыльләнеп алдым.
– Иҗатка күчик. Сез проза әсәрләре дә, пьесалар да язасыз. Ни өчен сәхнә әсәрләре язуга алындыгыз?
– «Татарстан яшьләре»ндә эшли башладым. Анда мәкаләләрем чыга бит инде. Аннары кыска юмористик хикәяләр яздым. Шуннан соң драматик хикәяләр иҗат итә башладым. Алар күбрәк «Идел» журналында басылды. Әгерҗе районының Тугызбуй авылына барган идем. Анда халык санын алу вакытында тавыш бирдертергә бер бабайга килгәннәр. Паспортын сораганнар. Ә паспорт юк. Кешегә 86 яшь, ә аның паспорты гомер буе булмаган. Сугышта да, әсирлектә дә булган. Сайлауга да йөргән, пенсия дә ала. Ләкин аның паспорты юк. Шул турыда белеп алдым да, язарга дип, аның янына бардым. Тик бабай курыкты. «Бу журналист ник килгән инде, ниләр булып бетәр?» – дигән курку йөзенә чыккан иде. Ул минем белән сөйләшмәде. Шулай да мәкаләне яздым, ул газетада чыкты. Ә күңелемдә бер канәгатьсезлек калды. Мин журналист белән бу бабайның төне буе сөйләшеп утыруы турында повесть язмакчы идем.
Озак кына уйланып йөрдем. Язарга утырам дип кенә җыенганда, Мәдәният министрлыгы Камал театры белән берлектә беренче мәртәбә «Яңа татар пьесасы» бәйгесен игълан иттеләр. Ул 35 яше тулмаган яшь авторлар өчен иде. Минем анда катнашу өчен бер ел вакытым калган. Мин бу вакыйганы повесть итеп түгел, драма итеп язарга булдым. Вакыт калган иде, «Зөлфирәкәй, сылуым, аппагым» дигән икенче пьесамны да яздым. Мин беренчесенә бөтен кеше игътибар итәр дип уйладым. Тик бабай турындагы пьесага беркем игътибар итмәде. «Зөлфирәкәй, сылуым, аппагым» пьесасы лауреат исемен алды. Шуннан соң мин бу әсәрне театр кешеләренә күрсәтә башладым. Туфан абый Миңнуллин, Фаил абый Ибраһимов, Илдар абый Хәйруллин, тагын берничә кеше укып чыкты. Аларның фикерләрен тыңлап, бу әсәрне 4–5 ел буена кабат-кабат яңартып яздым. Ахыр чиктә «Абага алмасы ачы була» пьесасын Чаллы театры куйды.

Шулай итеп мин әкренләп драматургиягә кереп киттем. Повесть яки хикәя язганда син ничек күрәсең, нинди дөнья ясарга телисең, шулай ясыйсың, персонажлар өчен син хуҗа. Ә пьеса белән кызыграк, син бертөрле күзаллап язасың, режиссер аны икенче төрле күрә, рәссам үзенчә декорацияләрне ясый, композитор музыка яза. Сәхнәгә күмәк хезмәт чыга. Әсәрең сәхнәгә куелса, син кешеләрнең реакциясен шунда ук күрәсең. Пьесалар белән шөгыльләнсәң, драйв та күбрәк. Ә проза әсәрләре белән укучы эмоциясен син бик соңарып һәм аз аласың.
– Драматурглар әсәрләрен режиссерның үзгәртеп куюын яратып бетерми. Ә сез ничек?
– Минем 6–7 режиссер белән инде 15 ләп спектакль чыгарганым бар. Без ничектер уртак телгә киләбез. Бәхәсләшмичә дә тормадык. Ишекне шап итеп ябып чыгып киткән чаклар да булды. Ахырда барыбер уртак фикергә килеп, фикердәшләр булып, спектакльне чыгардык. Драматургларның үпкәләүләрен дә аңлыйм. Автор беркайчан да сәхнәдә үзе күзаллаган әйберне күрми. Мин репетицияләрдә катнашам. Рольләр бүленешен дә бергәләп хәл иткән бар.
– Драматурглар, куймыйлар, дип зарлана, режиссерлар, пьесалар юк, ди. Ни өчен мондый аңлашылмаучанлык килеп чыга?
– Мисал өчен, мин ял көнне берәр фильм карарга телим. Интернетта йөзләгән фильм. Кайвакыт икешәр сәгать хәзер карыйсы килгән фильмны таба алмыйм. Мин режиссерларны аңлыйм. Алар да – иҗат кешеләре. Башларында үзләре уйлап йөргән проблемалар бар. Алар шул турыда спектакль куярга тели. Ә монда пьеса алып киләләр, ә ул бөтенләй башка нәрсә турында.
Тагын бер нәрсә бар: театрда бөтенесен дә – актерларны, режиссерларны, рәссамнарны укыталар. Әлбәттә, драматургларны да укыталар, Мәскәүгә барсаң. Ләкин драматургиягә кереп китәр өчен кешенең җитлегеп бетүе кирәк. Прозаиклар 40 яшьләрдә генә ачыла башлый, диләр. Ул драматурглар өчен дә дөрес кагыйдә дип саныйм. Кешегә ниндидер вакыйганы сөйләп күрсәтү өчен синең үзеңнең дә тәҗрибәң булырга тиеш. Монда искәрмәләр бар, әлбәттә. Мәсәлән, Илгиз Зәйниев 20 яшьләрдә үк инде куела торган пьеса яза иде.
Театрда һәр хезмәткәр өчен хезмәт хакы түлиләр. Драматургларны укытмыйлар да, хезмәт хакы да түләмиләр. Алар үзләре язасы килгәнгә күрә, хобби буларак шөгыльләнә. Кеше көне буе журналист булып эшли, телен салындырып кайта да, өендә чәй эчкәннән соң, арыган башы белән пьеса яза башлый.
– Хәзер китап, газета укымыйлар дигән фикер белән килешәсезме?
– Юк. Язучылар берлегендә эшли башлагач, шактый кешеләр белән аралаштым, чараларда катнаштым. Ир-атлар да, хатын-кызлар да, яшьләр дә укый. Көтелмәгән сораулар да бирәләр. Бер ханым килде дә: «Сезнең биографиягездә бөтен нәрсә дә дөрес чагылганмы?» – ди. Башта аңламадым. «Сез «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәрендә төрмәне шундый чын итеп язгансыз, үзе утырган кеше генә шулай яза ала», – ди. Ә ул үзе кайчандыр Себердә бер бистәдә яшәгән. Анда төрмәдә утыручылар һәм аларны саклаучылар гына яши икән. Шуңа күрә анда берничә ел яшәгән кеше буларак чамалый. Укыйлар, кызыксыналар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез