Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин 24-26 июльдә Казандв узган БРИКС илләренең Изге Коръән премиясен шулай бәяләде.
-БРИКС илләреннән килүчеләр өчен тарихта беренче тапкыр иң яхшы Корьән укучылар бәйгесе үткәрелә. Әмма безгә башка илләрдән дә килүчеләр бар. Шул рәвешле бәйгедә 11 ил урынына 20 ил катнашты. Алар арасында Россиянең иң яхшы Корьән укучылары бәйгесендә катнашучыларның булуы да сөендерә,-ди Равил хәзрәт.
 Билгеле булганча, бу көннәрдә Казанга дөньяның 22 иленнән иң яхшы Коръән укучылар җыелды. Равил хәзрәт Гайнетдин сүзләренә караганда, бәйгенең җиңүчеләре халыкара жюри тарафыннан ачыкланган. Аларның һәркайсы - Изге Корьәнне бик яхшы белә, аны җентекләп өйрәнгән, тикшергән шәхесләр. Шуңа күрә алар бәйгедә катнашучыларның чыгышын гадел бәяли алган.
 -Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән бүгенге бәйгедә без БРИКС илләре лидерларына да фатиха бирәбез. Алар безнең бүгенге конференция кысаларында яңгыраткан тәкьдимнәребезне дә кабул итсеннәр иде. Без иң беренче чиратта рухи-әхлакый кыйммәтләрнең саклануын телибез. Мөселманнар экстремизга, террорчылыкка каршы. Шул хакта да истән чыгармасыннар иде, - дип белдерде Равил хәзрәт Гайнетдин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез