Республика сулыкларында атна саен 2–4 кеше үлә

Эссе! Соңгы арада шушы сүз телдән төшми. Аномаль кызулар янгын сүндерүчеләргә дә, табибларга да, коткаручыларга да эш өсти. Хөкүмәт йортында узган Татарстанның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында халыкны да, махсус хезмәтләрне дә игътибарлырак булырга өндәделәр.

Уттан калмас

Һава торышы шартларын исәпкә алып, ут казасын булдырмау максатыннан, республика территориясендә 5 июльдән 27 июльгә кадәр янгынга каршы режим кертелде. Ул дәүләт фонды саналган урманнар өчен гамәлдә. Димәк, урманнарда күзәтчелек-тикшерүләр дә күбрәк булачак дигән сүз.

Белгечләр әйтүенчә, гомумән алганда, республикада янгыннарга бәйле вазгыять тотрыклы. Соңгы мәгълүматларга караганда, республика территориясендә янгыннар белән тотрыклы хәл күзәтелә. Әйтик, янгын очраклары 28,3 процентка (2881дән 2066га), үлүчеләр 16 процентка (75 кешедән 63 кешегә), коры үлән янып китү очраклары 3,3 тапкыр (892дән 272гә кадәр) кимегән, ди. Монда халыкның уяулыгы да, урыннардагы җитәкчелек һәм махсус хезмәтләрнең эше дә йогынты ясаган, билгеле.

Су аямый

Татарстан сулыкларындагы хәл дә кәефне кыра торганнардан. Татарстанның кече суднолар буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов сагаерга мәҗбүр итә торган саннар китерде. Әйтик, ел башыннан республика сулыкларында 39 кешенең гомере өзелгән (узган елгы саннан 20 процентка күбрәк бу), шул исәптән 4 баланыкы. Атна саен ялларда суда 2–4 кеше үлә.

Фаҗигагә китергән сәбәпләр арасында менә нәрсәләр бар: су керү өчен җиһазландырылмаган һәм рөхсәт ителмәгән урыннарда йөзү (20 кеше үлгән), суга егылып төшү.

Белгеч әйтүенә караганда, үлүчеләр саны Казан (2023 елда – 5 кеше, быел – 7), Яшел Үзән (2023 елда – 1 кеше, быел – 5), Чаллы (быел – 3 кеше), Актаныш (быел – 3 кеше), Югары Ослан (2023 елда – 1 кеше, быел – 3), Саба (быел – 2 кеше), Кукмара (быел – 1 кеше) аеруча арткан.

Эссегә түзә алмыйча, суга керүләр аяныч тәмамланмасын иде. Белгечләр, рөхсәт ителмәгән урыннарда коенмагыз, кагыйдәләргә игътибар итегез, дип юкка гына кисәтми инде. Кайчагында фаҗига үзебезнең битарафлык җимеше дә булырга мөмкин бит.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре