Татарстанда тагын 111 ковид очрагы ачыкланган, 37 авыруны хастаханә салганнар. Стопкоронавирус.рф порталында шундый мәгълүматлар китерелгән.
Соңгы тәүлек эчендә Covid-19 чиреннән савыккан кешеләр саны ике тапкыр арткан: 3 июньдә йогышлы авырудан 89 кеше котылган булса, 4 июньгә – тагын 188 кеше сәламәтләнгән.
Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 150 537 кеше коронавирус йоктырган, 148 942 кеше савыккан. 1995 кеше инфекция корбаны булган. Коронавирустан үлем очрагы соңгы тапкыр 25 майда теркәлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез