Республикада «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашучыларны укыта башладылар. Билгеле булганча, программага СВО аша узган 45 ветеранны сайлап алдылар. Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров әйтүенчә, әлеге ир-егетләр киләчәктә дәүләт эшендә эшләүне сайлап ялгышмаган.
– Сез инде үзегезнең җаваплы икәнне күрсәттегез. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәркайсыгызга республика Хөкүмәте әгъзалары һәм муниципалитет башлыклары арасыннан шәхси остаз билгеләгән иде. Аларда тәҗрибә зур. Алар белән бергә эшләрсез дип уйлыйм, – диде ул.
Әсгать Сәфәров Ватанны саклаучы егетләр янына барып кайтулары турында сөйләде.
– Әле узган атнада гына Татарстан Премьер-министры белән егетләр янында булдык. Чын күңелдән аларның барысына да туган якка сау-сәламәт кайтуларын телим, – диде ул. – Шефлыкка алган шәһәрләргә дә булышу дәвам итә. Андагы вазгыятьне дә күзәтеп торабыз. Бакча-мәктәпләрне кышка әзерләү белән дә таныштык. СВОдагы егетләр өчен Татарстан Рәисен сайлау мөмкинлеге дә тудырылачак.
«Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашучылар моңа кадәр читтән торып белем алды. Хәзер исә аларны Татарстан Рәисе Администрациясе, Татарстан Министрлар Кабинеты вәкилләре, республиканың әйдәп бара торган университетлары профессорлары белән очрашулар көтә. Лекциядән тыш, алар махсус күнегүләр дә узачак. Уку программасы КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тарафыннан Татарстан Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты белән берлектә әзерләнде.
Программада катнашучыларга Россия Герое, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков та уңышлар теләде.
– Арагызда төрле хезмәт кешеләре бар. Кемдер укытучы булып эшләгән, кемдер банк хезмәткәре. Әмма шулай булса да, дәүләт эшен сайлагансыз, – диде ул. – Сезгә бик тырышып укырга, законнарны өйрәнергә кирәк. Сезгә уңышлар, үҗәтлек һәм тырышлык телим.
Егетләр уку дәвамында Дәүләт Советына да барачаклар. Шулай ук Казан вертолет заводына да сәяхәт көтелә. Укытучылар арасында – мөгаллимнәр генә түгел, министрлар да булачак. Ир-егетләр алган белемнәрен тест белән ныгытып барачак.
Кукмара егете Булат Нәҗиповка 24 кенә яшь әле. Шулай булса да, күпне күрергә өлгергән. Казан танк училищесын тәмамлауга СВОга киткән ул.
– Махсус хәрби операциягә киткәнче өйләнгән идем. Инде балабыз үсә. Бер кулсыз калгач, бик авыр булды. Әле бит тәнемдәге яралар да күп иде. Шул вакытта миңа хатыным Ильвина яшәр өчен көч бирде. Аңа рәхмәт, – ди ул.
Актаныш районының Яңа Әлем авылында яшәүче Илсур Зәкиев – чечен сугышын да күргән кеше. Илне сакларга кирәк булгач, ике дә уйламый, 2022 елда контракт төзи ул. Белеме буенча мал табибы.
– Белемемне арттырып, киләчәктә укытучы буласым килә, – ди ул.
Оештыручылар әйтүенчә, әлеге программа дәвам итәчәк. Ел саен дәүләт органнарында эшләргә теләүче егетләрне сайлап алып укытачаклар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез