Риман Гыйлемханов: «7 көн эчендә икенче Риманга әйләндем»

Ялга киткәндә, хезмәттәшләремә диңгез буеннан хатлар язарга вәгъдә биргән идем. Анападан 80 чакрымдагы Кучугуры дигән бистәдә, Азов диңгезе буенда ял иттек без. Ял, дип әйтсәм, хәтере калыр, нибары бер атна вакыт инде ул. Шуның дүрт көнендә бертуктаусыз яңгыр яуды.

Әмма, ни гаҗәп, күңелдә үкенү дигәннәренең әсәре дә юк иде. Дуслар-танышлар: «Һава торышын алдан карап, матур көннәрен чамалап чыгарга иде», – дип, телефоннан шалтыраткаладылар. Әмма һәрберсенә: «Ял менә дигән уза», – дип җавап бирә тордык. Бу ниндидер кылану, үземне юатырга тырышу түгел иде. Шушы җиде көн эчендә үземнең үзгәргәнемне сиздем, әйтерсең лә икенче Риманга әйләнә бардым.

Бу үзгәреш тормышны, табигатьне ул ничек бар – шулай кабул итүгә бәйле. Мин төрле күңелсезлекләр, фаҗигале хәлләр турында ниндидер ямь-тәм табып сөйләүчеләрне дә беләм. Дөньяда бар нәрсә дә әйбәт кенә барса, аларның күңел тынычлыгы югала. Андыйларга кеше куркытырлык афәтләр кирәк. Булмаса, үзләре уйлап чыгарырга, төрле бизәкләр өстәп сөйләргә әзер алар. Ә без җылы яңгыр астында, давыллы диңгез ярында рәхәтләнеп ял иттек.

Беренче көнне диңгез буена төшүгә балык исе борынга бәрелде. Кайдадыр балык ыслыйлар, ахры, дип уйлаган идем, баксаң, бу ис медузалардан килә икән. Диңгез аш тәлинкәсе зурлыгындагы шушы җан ияләрен ярга бәреп ташлаган да, сөрсеп ята болар.

Медузаларның әллә туксан, әллә туксан биш проценты судан гына торуын ишеткән бар иде. Әмма яр буендагы халык судан гына торган шушы җанварларга шикләнеп карады. Кайберәүләр әйтүенчә, ул кешегә һөҗүм итә икән, бик агулы, тешләсә, кеше үләргә мөмкин, имеш. Имеш-мимешләргә ышанмадым, чөнки медузаларның башлары да, миләре дә юк, кая инде ул тешләре булу! Тире сымак ике элпәктән торган шушы мисез, үзебезчә әйтсәк, «башсыз» җан ияләре һөҗүм итү турында ничек уйласын ди! Алар агым уңаена йөзә. Шуңа күрә язмышлары – диңгез дулкыннары иркендә. Гомер озынлыгы айлап исәпләнә. Дөрес, яхшы шартларга эләксәләр, ел ярым, ике ел тирәсе яшиләр, ди. Аның каравы медузалар Җир йөзендә крокодиллардан, динозаврлардан элегрәк барлыкка килгән. Моны миңа җиде яшьлек оныгым Кәрим әйткән иде. Әле: «Щупальцаларында агу да була, карап йөре, дәү әти!» – дип озатып та калды.

Кармавычларындагы агуларын татыдым мин аларның: йөзгәндә, бер медуза аякка тиеп китте. Һәм ул «сыйпаган» җир шундук кычыта да башлады. Аннан соң уч төбе хәтле җир кызарып чыкты. Бер сәгать чамасы кычытып-әрнетеп торды да бары да үтте дә китте тагын үзе. Әйтүләренчә, агулы, кеше сәламәтлегенә зыян сала торган медузалар Россия диңгезләрендә юк.

Әйе, диңгез мине бер атна эчендә үзгәртте дә куйды. Моңарчы дөньяны «тормыш» дип аталган чокырдан башны чыгарып кына күзәткәнмен, артыгын күрә алмаганмын. Ничә көн буе тоташ яңгыр яуса да, кәеф төшмәде, шулай тиеш дип кабул иттек. Әмма бу язмышка сукырларча буйсыну түгел иде. Көньякның җылы яңгыры астында диңгез ярларын буйладык, дулкыннар белән кочаклашып «бил дә алыштык». Бу табигатьнең кодрәтен һәм үзебезнең көчне дә сынау иде. Дулкын яр буена ташлаган медузалар язмышын кешелек язмышы белән чагыштырдык. Без дә диңгездә, тормыш диңгезендә йөзәбез. Тормыш дулкыннары безне төрле ярларга ташламакчы була. Ә без бирешмәскә тырышабыз, чөнки без башсыз, ваемсыз медузалар түгел. Дөрес, кешеләрнең төрлесе була, әмма дулкын уңаена гына йөзгәннәр барыбер дә бәхетле түгелдер дип уйлыйм. Тормыш ярына ыргытылып, мескен булып яткан кешене кем матур итеп искә алсын ди. Яныннан борын җыерып үтеп китсәләр генә инде.

Диңгез буеннан хатымны шуның белән туктатып торам, әйтер сүзләр күп калды әле.

Риман Гыйлемханов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Риман Гыйлемханов ял фикер әйтеп кенә бактым Анапа утырып уйлар уйладым

Көн хәбәре