Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин Казандагы ял урыннарының берсендә бассейнда коенганда аягын нык кискән.
Җырчы социаль челтәрләрдә сөйләгәнчә, су астында этелеп киткәндә бассейн төбендәге форсункага килеп бәрелгән.
– Казанда ниһаять матур ял урыны ачылган. Кол Шәриф мәчетенә күренеш искиткеч... Ә мин аягымны җәрәхәтләдем. Бармакны пычак белән кискән кебек булды. Бер мизгелгә хәтта бармагымның яртысы өзелгәндер дип уйладым. Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланды, – дип язган ул.
Ришат Төхвәтуллин сүзләренчә, кич белән волейбол уйнарга җыенган булган. Әмма җәрәхәте аркасында уенга кушыла алмаган. Шулай да ул дусларына көч бирергә килгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез