Инфекция кешегә йогышлы хайван төкереге аша, күпчелек очракта хайван тешләгәндә күчә. Кыргый табигатьтә авыруны төп таратучылар булып төлкеләр, бүреләр һәм янутсыман этләр тора. Алардан вирус йорт хайваннарына күчә ала.
Соңгы вакытта котыруны кимерүчеләрдә дә ачыклый башладылар – күсе, байбак, тиендә. Авыл хуҗалыгы хайваннары да авыруны ерткычлардан йоктырырга һәм кеше өчен куркыныч тудырырга мөмкин.
Инфекцияле хайванны үз-үзен тотышыннан аңларга мөмкин: ул йә артык агрессив, йә артык дустанә була. Ике вариант та куркыныч, чөнки вирус нерв системасын зарарлый, һәм хайваннар кешеләрдән курыкмый башлый.
Инфекция йоктыруны булдырмас өчен белгечләр даими рәвештә йорт хайваннарына прививка ясатырга, йортсыз һәм кыргый хайваннар белән элемтәгә кермәскә, азык калдыкларын уңайлы урыннарда калдырмаска киңәш итә. Тешләгән очракта яраны шунда ук эшкәртергә һәм хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез