Газетага язылу

Россия-АСЕАН эшлекле форумы кысасында үзенчәлекле күргәзмә ачылды

“Казан Экспо”да Россия – АСЕАН эшлекле форумы кысасында Россиядә Халыклар бердәмлеге елына багышланган күргәзмә ачылды.

Россия-АСЕАН эшлекле форумы кысасында үзенчәлекле күргәзмә ачылды

Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2022-2024 елларда республикада уңышлы тормышка ашырылган “XIX гасырның икенче яртысы-XX гасырның беренче яртысында Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы” тарихи – этнографик проектының бер өлеше булып тора.

Күргәзмәнең максаты – Татарстанда яшәүче халыкларның бай мәдәни мирасы буларак традицион костюмның күптөрлелеген күрсәтү.

“Россия – АСЕАН эшлекле форумы һәм саммиты вакытында безнең кунакларга Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәни байлыгын күрсәтү мөмкинлеге бар. Күргәзмәдә XIX гасырның икенче яртысы-XX гасырның беренче яртысында Идел буе халыкларының (руслар, татарлар, татар – керәшен һәм мишәрләрне дә кертеп, башкортлар, марилар, мордвалар, удмуртлар һәм чуашлар) шәһәр һәм авыл халкының үзенчәлекле костюмнары тәкъдим ителә. Биредәге күп элементлар (кием, бизәнү әйберләре, аксессуарлар) кулдан эшләнгән. 30дан артык костюмнан торучы күргәзмә экспозициясе Россиянең күпмилләтле халкының этномәдәни байлыгы һәм күптөрлелеге музее булып тора, бу халыклар бердәмлеге елында өстәмә әһәмият ала”, – диде Россия Президенты киңәшчесе Антон Кобяков.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре