Газетага язылу

Россия буенча Дәүләт Думасына сайлауда катнашучылар саны 45,1% тәшкил итте

Мәскәү вакыты белән сәгать 07:50 гә булган мәгълүматларга караганда, РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда федераль округ буенча тавыш бирүдә катнашучылар саны 45,1% тәшкил иткән. Мондый мәгълүматлар Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында басылып чыкты, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Федераль округ буенча тавыш бирү барышы – 45,1%», – диелә РФ Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә.

РФ Федераль Җыелышының IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм алар белән берлектә уздырыла торган кампанияләр 18 сентябрьдә башланды. Ил буенча барлыгы 20,7 мең депутат мандатын һәм сайлап куела торган вазифаларны алмаштыру планлаштырыла.

Аерым алганда, Татарстанда бер үк вакытта VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатын 50 нче Биектау бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлау һәм өстәмә муниципаль сайлау уздырыла.

Тавыш бүген дә дәвам итәчәк. Республиканың барлык территориясендә сайлау участоклары иртәнге сәгать 8.00дән кичке 20.00гә кадәр ачык.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре