Газетага язылу

Россия Герое Дамир Йосыпов хаҗ кыла: «Мондый мөмкинлек өчен Ходайга рәхмәтлемен»

Россия Герое, очучы Дамир Йосыпов Согуд Гарәбстаны Короле Салман бин Абдул-Азиз Әл Согуд чакыруы буенча хаҗ кыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәйрия программасы буенча хаҗга ел саен дөньяның төрле илләреннән мөселманнар чакырыла. Быел алар арасында Дамир Йосыпов та бар.

«Бу минем беренче хаҗым. Мондый мөмкинлек өчен Ходайга рәхмәтлемен. Барлык хаҗиларның хаҗлары кабул ителсен, Ходай аларның догаларына җавап бирсен», — диде Дамир Йосыпов.

  • Дамир Йосыпов бөтен илгә Airbus A321 командиры буларак билгеле, ул 2019 елның 15 августында двигательләр эшләмәгәч, самолетны Жуковский янындагы кукуруз кырына утырта һәм борттагы барлык кешеләрне коткарып кала.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре