Дөнья картасындагы нокта гына булудан туктап, ничек итеп үсеш ноктасына әверелергә? “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум” XVII халыкара икътисадый форумының пленар утырышында әнә шул сорауга җавап эзләделәр. Чарада технологик һәм финанс тәкъдимнәрне берләштерү турында фикер алыштылар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бер-береңә ышаныч турында да әйтте.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, “КазанФорум”ның оештыру комитет рәисе Марат Хөснуллин күпсанлы кунакларга илдәге зур инфраструтура проектлары һәм торак төзелеше турында сөйләде. Аның әйтүенчә, 2022 елдан соң Россия Көнчыгыш һәм Азия илләре белән хезмәттәшлекне ныгытып, икътисад һәм логистиканы үзгәртә башлады. Бүген ил үсешенең нигезе – ул 2030 елга кадәр исәпләнгән һәм 2036 елга кадәр фаразланган киңлекләрне үстерү стратегиясе. Әлеге документ Россиядәге 153 мең торак пунктта яшәүче 150 миллионнан артык кешене колачлый. “2022 елдан илне үстерүнең өстенлекле юнәлешләре үзгәрде: элек логистика һәм икътисад Көнбатышка таба йөз тотса, хәзер без күбрәк Көнчыгыш һәм Азиягә таба борылабыз”, – диде Марат Хөснуллин.
Аның әйтүенчә, Россия халкы торак төзелешенә ел саен 16 триллион сум акча инвестицияли.
– Безнең илдә торак төзелешенең төп инвесторы – кешеләр үзләре. Шуңа күрә дәүләт буларак безнең бурыч – шартлар тудыру, үсәргә мөмкинлек бирү, барлык үсеш планнарын берләштерү. Без илнең чирек өлешен яңартырга җыенабыз, – диде ул.
Марат Хөснуллин әйтүенчә, узган алты елда Россиядә 600 миллион квадрат метрдан артык күчемсез милек төзелгән. Узган ел гына да 150 миллион квадрат метр торак сафка баскан – бу рекорд сан. “Без бу юнәлештәге эшне башлап җибәрдек һәм якындагы елларда илдә торак төзелешенә ярдәм итәргә телибез”, – диде Россия вице-премьеры.
Узган ел шулай ук зур күләмдә шәхси торак төзелеше файдалануга тапшырылган – 63,5 миллион квадрат метр. “Торак тирәсендә кирәкле инфраструктура төзибез. Барлык төзүчеләрне цифрлы сервисларга күчерәбез – хәзер илдә аларның саны 2 меңнән артык. Бу эш буенча тулы мониторинг алып барыла”, – диде Марат Хөснуллин.
Аның әйтүенчә, тагын бер мөһим мәсьәлә – коммуналь инфраструктураны яңарту. 2030 елга кадәр модернизацияләү программасына 4,5 триллион сум акча тотылачак.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаренең сәяси мәсьәләләр буенча урынбасары Йосыф Әл Добай билгеләп үткәнчә, “КазанФорум” – Россия һәм Ислам дөньясы дәүләтләре өчен әңгәмә коруның мөһим мәйданы булып тора. “Ислам хезмәттәшлеге оешмасы – ул төбәк оешмасы гына түгел, ә әһәмияте ягыннан БМОдан соң икенче урында торучы, Гарәп, Африка, Азия, Европа төркеме илләрен берләштерүче халыкара оешма”, – диде дәрәҗәле кунак. Берләшү күләменең киң колачлы булуына карамастан, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре җитди кыенлыклар белән очраша. Сүз икътисадый алымнар һәм сәяси системалардагы аермалар турында гына түгел, кайбер дәүләтләрдә дәвам иткән низаглар турында да бара. Бу – икътисадый хезмәттәшлекне ныгытуга комачау итә.
Кыргызстан Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары Данияр Амангелдиев утырышта инвестицияләр, логистика һәм хәзерге финанс инструментларны берләштерәчәк яңа икътисадый экосистемалар булдыру ихтыяҗы турында әйтте. Татарстанны халыкрара диалог һәм хәл илләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә төп мәйданнарның берсе дип атады.
Мисыр сәнәгать министры Халед Хашем Татарстан һәм Казанны халыкара статус алу белән котлады. “Казан 2026 елда ислам илләренең мәдәни башкаласы дип танылды. Татарстан башкаласына килгәннән соң ни өчен мондый карар каблул итүләрен аңладым: шәһәрдә адым саен тарих, цивилизация һәм заманча чишелешләр сизелә”, – диде ул.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, пленар утырышны йомгаклап, ышаныч турында да әйтте. Аның фикеренчә, яңа дөнья икътисадының төп берләштерү көче – ул ышаныч һәм озак вакытка исәпләнгән хезмәттәшлеккә әзерлек булырга тиеш.
– Безнең өчен иң мөһиме – ышаныч. Менә ни өчен без монда җыелдык. Без бер-беребез турында аз беләбез, бездә мәгълүмат аз, әмма һәр илдә, һәр төбәктә һәркемгә файдалы булган әйберләр бар. Икенчесе – озак вакыт бергә эшләргә әзерлек, – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстанның тышкы сәүдә әйләнешендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең өлеше 50 проценттан артып киткән. “Заманның глобаль чакыруларына карамастан, Россия мөселман дәүләтләре белән хезмәттәшлекне эзлекле рәвештә ныгыта. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре – Россиянең мөһим сәүдә-икътисадый хезмәттәшләре”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан, Россиянең иң көчле төбәкләренең берсе һәм, Европа белән Азия арасындагы күпер буларак, финанс мөмкинлекләрен һәм технологик хәл ителешләрне берләштерү мөмкинлеген раслап күрсәтте. Моның бер мисалы буларак ислам финансларын атад ул. Ислам финтех-компанияләре дөнья базары якынча 200 миллиард доллар дип исәпләнә, ә 2029 елга әлеге сан 340 миллиард доллага кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Рәисе илдә партнерлык финанслары буенча тәҗрибә рәвешендәге эш турында да әйтте. Ул хәбәр иткәнчә, узган елда Россиядә ислам финанславы буенча эксперимент кысаларында 35 миллиард сум акча җәлеп ителгән, бу 2024 ел белән чагыштырганда, алты мәртәбә күбрәк. “Россия Үзәк банкы реестрында партнерлык финанславы белән шөгыльләнүче 37 оешма исәпләнә”, – диде ул.
Татарстан ислам дөньясы белән гуманитар хезмәттәшлеккә аерым әһәмият бирә, анда “мәдәният, мәгариф һәм рухи кыйммәтләр халыклар арасында үзара аңлашу һәм дуслык өчен ныклы нигез булып тора”, дип искәртте Татарстан Рәисе. “КазанФорум” – илләрне һәм мәдәниятләрне берләштерә торган бу принципның җанлы гәүдәләнеше.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез