Газетага язылу

Россия Югары суды рәисе вафат булган

Мәскәүдә Россия Югары суды рәисе Ирина Подносова вафат булган. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә. Подносованың гүр иясе булуы турында Югары судта “РИА Новости” агентлыгына да раслаганнар.
Ирина Подносова узган елдан бирле Россия Югары суды рәисе вазыйфасын биләгән. Моңа кадәр дүрт ел дәвамында ведомство рәисе урынбасары булган.

Ул 30 елдан артык гомерен Россиянең суд органнары системасында эшләүгә багышлаган.
Подносованың Россия Президенты Владимир Путинның сабакташы булуы мәгълүм. Алар 1975 елда Жданов исемендәге Ленинград университетының юридик факультетын тәмамлаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре