Фильм махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә каһарманнарча һәлак булган Россия Кораллы көчләре взводына багышланган. Анда шаһитларның үз күзләре белән күргәннәренә нигезләнгән чынбарлыктагы хәлләр тасвирланган. Фильмда саклаучыларыбызның какшамас рухы, ныклыгы һәм фидакарьлеге чагылдырылган.
Картинаның режиссёры – Айрат Гафиятуллин.
Сценариен Олег Маловичко язган.
Операторы – Марат Адамов.
Төп рольләрне Павел Шевандо, Алексей Кравченко, Мария Берсенева, Александр Шапкин, Игорь Лифанов башкара.
Фильмны, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм республика Хөкүмәте ярдәмендә, «Татарфильм» кинокомпаниясе төшергән.
Картинаны тәкъдим итүдә тамашачыларның фильмны иҗат итүчеләр белән очрашуы көтелә.
СВОда катнашучылар һәм аларның якыннары өчен керү – бушлай.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез