"Россия – Украина конфликты озакламый тукталыр төсле"

Россия – Украина конфликты озакламый тукталыр төсле. Согуд Гарәбстанында барган сөйләшүләр уңышлы чыгар дигән өмет зур. Украинаның оборона министры Рөстәм Умеров Украина һәм АКШ делегацияләре арасындагы сөйләшүләрнең нәтиҗәле төгәлләнүен әйтте.

Дүшәмбедә, бу юллар язылганда, Россия – АКШ делегацияләренең очрашуы көтелә. АКШ Президентының милли куркынычсызлык буенча киңәшчесе Майкл Уолц, Украинадагы конфликтның тынычлык белән төгәлләнүе беркайчан да булмаганча якын, дип белдерде. Трамп та: «Сугышучы яклар озакламый утны тулысынча туктатуга ирешәчәк», – дигән сүзләр ишеттерә. Дөрес, европалылар актив рәвештә Россия белән сугышка әзерләнә. Польша Премьер-министры Туск: «2030 елга Европа армия, кораллар һәм технологияләр ягыннан Россиядән күпкә көчлерәк булырга тиеш», – ди. Немецларның BILD газетасы: «Германиядә Россия көзен Литвага һөҗүм итәргә мөмкин дигән курку бар», – дигән юллар яза.

Россия икътисадында тектоник үзгәрешләр башланып килә. Үзәк банк рәисе моны: «Йомшак кына төшеп утыру траекториясеннән бара», – дип бәяли. Финанс министры Силуанов Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре съездында компанияләрне хезмәт хакларын күтәрүдән туктарга чакырды. Эшләүчеләрне акчаларын озак сроклы саклау программасына салырга өндәргә кушты. «Известия» газетасы исә якындагы айларда Россиядә инфляция тулысынча туктарга ихтимал дип ду куба. Кредит бирү кими, складларда товарлар җыелып ята, сум курсы үсә – шуларның барысы бергә бәя күтәрелүне тормозга куярга тиеш, дигән нәтиҗә ясый. Апрель аеннан ук төп ставка төшә башлар, дигән фараз да ясый.

Чынлап та, җиңел автомобильләр сатылмый, импорт бик нык кимеде, фатир сату шулай ук проблемалы… Сатылмагач, товар бәясен төшерергә тиешләр. Мантыйк шуны таләп итә. Әмма болар барысы да проблемалар тудыра бит әле. Товар җитештерү һәм импортлау өчен алган кредитларны ничек кайтаралар? Дефолт һәм банкротлык циклы башланырга мөмкин. ЦМАКП аналитиклары икенче-өченче кварталларда нәкъ менә шундый сценарий башланыр дип кисәтә. Яңа Россия тарихында бәя төшерү тәҗрибәсенең булганы юк, монысын да истә тотарга кирәк. Депозитларда товар белән тәэмин ителмәгән акча массасы үсә. Бу зур куркыныч тудыра.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре