Газетага язылу

Россия хөкүмәте ел ахырына кадәр «Евро-3» стандартлы бензинны чыгарырга рөхсәт бирде

Россия Хөкүмәте 2026 ел ахырына кадәр Евразия икътисади берлегенең техник регламенты таләпләренә туры килми торган «Евро-3» класслы бензин чыгарырга рөхсәт итте.

Бу турыдагы карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Документта билгеләп үтелгәнчә, мондый ягулык бары тик эчке базар өчен генә билгеләнгән. Ул ЕАЭС базарында продукция әйләнешенең бердәм билгесе белән тамгаланмый.

Шул ук вакытта «Евро-3» бензины әйләнеше нефть чималын эшкәртүгә таныклыгы булган нефть эшкәртү заводларына һәм нефть базаларына гына рөхсәт ителә (РФ Салым кодексының 179.7 маддәсе нигезендә).

Документта шулай ук ул РФ Президенты Владимир Путинның «Россия Федерациясендә ягулык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру буенча кайбер чаралар турында» 2025 елның 12 октябрендәге 725 номерлы Указы белән каралган чараларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән, дип күрсәтелгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре