Газетага язылу

Россиядә «Белемең белән уртаклаш» акциясе старт алды

1 сентябрьдән бөтен ил буйлап «Белемең белән уртаклаш» дигән традицион бөтенроссия акциясе старт алды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Акция РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Белем» җәмгыяте тарафыннан үткәрелә һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр атна дүрт проектның берсенә багышлана: «Белем.Куркынычсызлык», «Белем.Спорт», «Уку программалары» һәм «Әзер лекцияләр китапханәсе».

Моннан тыш, инициатива кысаларында бөтен ил буйлап «Россия – минем офыкларым» профориентация курсы чаралары узачак. Акциядә катнашу өчен 1200 гә якын мәгърифәтче теркәлгән инде.

«Белемең белән уртаклаш» акциясе 2021 елдан бирле үткәрелә, бу вакыт эчендә чараларда миллионга якын кеше катнашкан.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре