«Социаль фонд бюджетының актуаль параметрлары һәм РФ Хезмәт министрлыгының озак вакытлы фаразлары нигезендә, 2027 елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача еллык күләме 29 088,66 сум тәшкил итәчәк», – диде Сафонов.
Ул ачыклык керткәнчә, 2027 елда иминият пенсияләрен ике этапта индексацияләү планлаштырыла: 1 февральдән алдагы ел өчен фаразланган инфляцияне исәпкә алып, 4 процентка, ә 1 апрельдән социаль фонд бюджеты керемнәре үсеше хисабына тагын 3,4 процентка. Нәтиҗәдә бер ел эчендә пенсия якынча 7,5 процентка артачак.
Сафонов сүзләренчә, иминият пенсиясе күләме тупланган пенсия баллары санына һәм теркәлгән түләү күләменә бәйле. Түләүнең йомгаклау суммасы һәр пенсионер өчен индивидуаль исәпләнәчәк.
Белгеч билгеләп үткәнчә, 2027 елның февралендә иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү 9 968,08 сумга кадәр артачак. Пенсия баллының бәясе башта февральдә индексацияләнәчәк һәм 163,03 сумга кадәр үсәчәк, ә аннары апрельдә – 168,57 сумга кадәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез