Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар быел икенче тапкыр индексацияләнәчәк. 1 октябрьдән төбәккә карап түләүләр 8-22 процентка артырга мөмкин.
Гыйнвардагы индексация барлык төбәкләрдә дә 1,7 процент тәшкил иткән булса, көзге күтәрелеш сизелерлек зуррак булачак. Тарифларны үзгәртү тәртибе Россия Хөкүмәтенең 2025 елның 25 ноябрендәге 3413-р номерлы күрсәтмәсе белән билгеләнгән.
Шул ук вакытта коммуналь тармак вәкилләре тарифларның хәзерге үсеш темпларын җитәрлек түгел дип саный. «Совет ЖКХ» ассоциациясе җитәкчесе Марк Геллер сүзләренчә, тарифларны чикләү аркасында тармак ел саен 1,27 трлн сум күләмендә керем ала алмый, ә коммуналь өлкәдәге предприятиеләрнең 62 проценты зыян белән эшли.
Белгеч фикеренчә, халыкның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре инфляциядән якынча 40 процентка артта калган. Ул тарифларны чикләүне саклап, аерманы адреслы субсидияләр ярдәмендә каплау тәкъдим итә. Аның сүзләренчә, мондый ярдәм аеруча пенсионерларны якларга тиеш.
Тарифларның артуына инфраструктураны яңарту ихтыяҗы да сәбәп булып тора. Коммуналь хуҗалыкта электр энергиясе, ягулык, төзелеш материаллары һәм җиһазлар кыйммәтләнә, челтәрләрне ремонтлау һәм белгечләр хезмәте дә чыгымнар таләп итә.
«Терра» идарәче компаниясе генераль директоры Юлия Федорова билгеләп үткәнчә, искергән торбалар һәм җылылык казаннарын бары тик агымдагы ремонт ярдәмендә генә озак вакыт эшләтеп булмый. Тармакка инфраструктураны модернизацияләү өчен зур инвестицияләр кирәк, һәм бу чыгымнар ахыр чиктә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә дә чагыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез