Газетага язылу

Россиядә пенсионерлар саны 40 миллионнан артып киткән

Россиядә пенсионерлар саны 1 июльгә якынча 40,5 млн кешегә җиткән, дип яза РИА Новости социаль фонд мәгълүматларына сылтама белән.

Социаль Фонд системасында бу датага 40,475 млн пенсионер исәптә тора.

Быел 1 августта 9,3 млн эшләүче пенсионерларның пенсияләре артты. Бу турыда моңа кадәр Социаль фонд рәисе Сергей Чирков хәбәр иткән иде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре