Газетага язылу

Россиядә торак-коммуналь хуҗалык челтәрендә аварияләр саны 30 процентка кимегән

2025 елда Россиядә торак-коммуналь хуҗалык челтәрләрендә аварияләр саны 30 процентка кимегән. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – статс-секретарь Юрий Муценек ТАСС агентлыгына шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, мондый күрсәткечләргә «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ирешелгән. Аның кысаларында бер ел эчендә 1 300дән артык җылылык, су һәм юынтык суларны агызу объектлары төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Инфраструктураны яңарту эше дәвам итә.

Муценек шулай ук билгеләп үткәнчә, 2025 елда илдә 50 меңгә якын күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалган. Нәтиҗәдә 7,5 миллион кешенең яшәү шартлары яхшырган. Моннан тыш, 20 меңгә якын лифт алыштырылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре