Һүрмүз бугазындагы яңа киеренкелек кара алтын бәясен янә өскә күтәрде. АКШта стратегик нефть запаслары да кискен дәрәҗәдә кими. Россия өчен вазгыять уңышлы дип санала. «Российская газета» бу уңайдан «Снижение стратегических запасов нефти США – угроза рынку и шанс для России» дигән язма урнаштыра. Хөкүмәт газетасы сораштырган белгечләр: «Россия отышлы хәлдә. Энергетика базарында аның позициясе ныгый», – дип белдерә.
Чынлап та, Россия нефтенә дисконт та кими, ягъни ул элеккедән югарырак бәягә сатыла. Вазгыятьнең күпме дәвам итәсен генә белеп булмый. Сентябрьдә АКШ Россия нефте белән сәүдә итүчеләргә икенчел санкцияләр кертү турында канунны кабул итәргә җыеналар. Трамп Венесуэла нефтен тулысынча үз кулына алды. Хосусый компанияләр риза булмаганлыктан, Америка хөкүмәте нефть чыгаруны үзе оештырачак. Көнбатышта кризис көчәйгәнлектән, углеводородларга ихтыяҗ кимү дә көтелә. Кытай нефть сатып алуны нык киметте әнә.
Мәскәүдә вазгыятьне тулы көченә файдаланырга тырышалар. Нефть бәясе үсү фонында доллар курсы да үсә. Бюджет өчен икеләтә ярдәм. Барысы да алай гади һәм җиңел түгел ләкин. Портларга дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә кара алтын экспорты сизелерлек кимеде. Аны чыгару күләмнәре дә җитди саекты. Нефть эшкәртү заводлары планнан тыш ремонтка ябылгач, эчке базарда чи нефтьне куяр урын юк.
Ашлык экспорты көннән-көн кыенлаша. Ашлыкны читкә озату куәтләренең 80 проценты паралич хәлендә, диләр. Тышкы базарда бодайга бәя арта, эчке базарда төшә. «СовЭкон» мәгълүматларына караганда, узган атнада Россиянең Европа өлешендә 4 нче класслы бодайның уртача бәясе бер тоннасына 8575 сумга кадәр төшкән. Бу сезон башындагы дәрәҗәдән 35 процентка түбәнрәк.
Ростов өлкәсе – Россиянең иң мөһим авыл хуҗалыгы төбәкләренең берсе. Ул илдәге ашлык уңышының якынча 10 процентын бирә. Җомга көнне төбәк хакимияте хәбәр иткәнчә, 28 августтан Ростов өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелә. Төбәк хөкүмәте үткән җомгада шундый белдерү ясады. Документта әйтелгәнчә, килеп туган хәл «кешеләрнең гадәти тормыш шартлары бозылуга, шулай ук зур матди югалтуларга китерергә мөмкин».
Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы вазгыятьтән чыгуның юлларын эзли. Ашлык экспортының альтернатив юллары өйрәнелә, әмма берсе дә әлегә гамәлгә яраклы түгел.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез