«РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.21 маддәсе (торак биналардан файдалану кагыйдәләрен бозу – ред.) торак йортта законсыз рәвештә кондиционер урнаштырган өчен гражданнарга 2000-2500 сум күләмендәге штраф рәвешендә җаваплылык билгели», - диде Машаров РИА Новости агентлыгы белән әңгәмәсендә.
Ул ачыклык керткәнчә, күп фатирлы йортның фасады милекчеләрнең гомуми мөлкәтенә карый, шуңа күрә теләсә нинди үзгәрешләр, шул исәптән җиһазларны урнаштыру да, йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында килештерүне таләп итә.
Мәдәни мирас объекты статусына ия биналар өчен аерым чикләүләр гамәлдә.
«Әгәр йорт мәдәни мирас объектларына карый икән, мондый бина фасадына кондиционер куеп булмаячак. Бу «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында»гы 73нче Федераль законның 47.3 маддәсе буенча тыела», – дип өстәде Машаров.
Мондый очракларда хокук бозу күпкә җитдирәк санкцияләргә – 15-200 мең сум күләмендәге штрафка китерергә мөмкин.
Моннан тыш, эксперт тавыш дәрәҗәсе буенча таләпләргә игътибар юнәлтте: рөхсәт ителгән күрсәткечләрдән арттырсаң (көндез - 50 дБА, төнлә - 45 дБА), 500-1000 сум күләмендә штрафка тартулары бар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез