Газетага язылу

Россиянең Европа өлешендә иң озын «әбиләр чуагы» көтелә

Россиянең Европа өлешендә тарихтагы иң озак дәвам итәчәк «әбиләр чуагы» көтелә. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец үзенең Telegram-каналында хәбәр иткән.

«Һава торышы Рус тигезлегендә яшәүчеләргә чын бүләк әзерли – бер үк вакытта алтын көз һәм “әбиләр чуагы” булачак. Мондый сирәк туры килү – идеаль көзнең иң югары ноктасы», – дип билгеләп үткән белгеч.

Метеоролог сүзләренчә, киләсе атнада формалашачак көчле антициклон җылы һәм коры һава торышын китерәчәк. Температура нормадан берничә градуска югары булып, явым-төшемсез көннәр ун көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Бу гадәти күрсәткечтән ике тапкырга озаграк.

Тишковец аңлатуынча, мондый сценарий тормышка ашкан очракта, уртача тәүлеклек температура +8 градустан түбән төшә торган «коммуналь көз»нең башлануы киләсе ай уртасына күчәргә мөмкин.

Синоптик фаразлары буенча, октябрьдә Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә һава температурасы климат нормасыннан кимендә 2–3 градуска югары булачак. Явым-төшемнәр күләме дә нормадан 30–40 процентка азрак булыр дип көтелә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре