Россия Премьер-минстры Михаил Мишустинның урынбасарлары “Ачык диалоглар: Россиянең киләчәге турында 100 сорау” дигән ток-шоуда чыгыш ясап, халыкның сорауларына җавап бирәчәк. Сорауларны сайт, телефон һәм видеоэлемтә аша юлларга мөмкин. Программа Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән илнең үсеш максатларына багышланачак. Бу хакта “Ведомости” “Россия” казанышлар күргәзмәсе дирекциясе мәгълүматларына таянып яза.
Дирекциянең генераль директоры Наталья Виртоузова әйтүенчә, теге яки бу юнәлеш өчен җаваплы вице-премьерлар якындагы елларда бу максатларга ирешү өчен нинди адымнар ясалачагы турында сөйләячәк. Шулай итеп, Россиядә яшәүчеләр барлык вице-премьерлар белән диярлек аралашу мөмкинлеге алачак.
Ток-шоуда илкүләм максатларга ирешү эшен үз карамагында тотучы хөкүмәт әгъзалары катнашачак. Аерым алганда, беренче вице-премьер Денис Мантуров (технологик лидерлык өчен җавап бирә), Марат Хөснуллин (уңайлы яшәү мохите булдыру өчен җаваплы), Дмитрий Патрушев (экология), Татьяна Голикова (халыкны саклау) һ.б.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез