Рөстәм Миңнеханов әнисен 90 яшьлек юбилее белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әнисе Вәсига Мөбарәк кызынның бүген туган көне. Бу хакта Президент Instagramда хәбәр итте.

– Кадерле әнием, туган көнең белән сине! Исәнлек-саулык, озын гомер телим! - дигән ул.

Гомере буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, хәзерге вакытта балалары, оныклары, оныкчыклары уңышларына куанып яшәүче Вәсига ханыма озын гомер, сәламәтлек, бәрәкәтле гомер телибез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре